Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауга намзәт Татарстанда сынау рәвешендә Бердәм дәүләт имтиханын бетерергә чакыра


Ата-аналар комитеты һәм социаль яклау үзәге башлыгы, "Бердәм Русия" намзәте Ирина Волынец Татарстанны дәүләт имтиханын бетергән Русиянең беренче төбәге итәргә чакырды.

Татарстан мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханын бетерү өчен ата-аналарда имзалар җыя башлаган.

Ата-аналарның берләшкән комитеты рәисе һәм социаль яклау үзәге башлыгы Ирина Волынец Татарстанда сынау рәвешендә дәүләт имтиханыннан баш тартырга чакырды. Тәкъдимнең башка төбәкләрдә дә хупланачагына өмет бар. Бу хакта мөрәҗәгать Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән.

"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстандагы намзәте ата-аналар исеменнән баланың белеменә бәя бирүнең башка формасын табарга, иң яхшысы элекке имтиханнарны кайтарырга чакыра. Соңгы елларда имтиханнар вакытында үсмерләр арасында үзләрен үтерүләр ешайды.

Ел башында ЛДПР депутатлары имтихан турындагы канунга үзгәрешләр кертүне сораган иде, әмма аларның тәкъдиме думада үтмәде. Бу имтиханнарны керткәндә ул коррупцияне киметүгә китерәчәк дип уйлау да дөреслеккә туры килмәде. БДИ чыгымнар таләп итә. Русия мәгариф министрлыгының БДИны тапшырганда елдан-ел ниндидер яңалыклар кертүе дә укытучылар, укучылар һәм ата-аналарга борчу өсти, диелгән иде депутатлар тәкъдимендә.

XS
SM
MD
LG