Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

18 май Татар Иҗтимагый Үзәге Казанда кырымтатарларның депортациягә куылуының 72 еллыгы уңаеннан урам җыены уздырды.

Казанда сәяси золым корбаннарына һәйкәл янында кырымтатарларның депортациягә куылуының 72 еллыгын искә алу җыены сөргендә үлгәннәрнең рухына дога кылудан башланды. Аны оештырган Татар Иҗтимагый Үзәге активистлары үз чыгышларында Казан татарларының кырымтатарларның кайгысын уртаклашты.

Матәм чарасында 30лап кеше катнашты. Чыгыш ясаучылар Татарстан хакимиятләрен кырымтатарларның матәм көнен уздырырга чакырды. "Кырымның Русиягә кушылуын уздырган кебек", диелде чыгышларда.

Шигарләр арасында "Татарларда ике матәм көне - 1552 һәм 1944" дигәне дә бар иде. Җыенда кабул ителгән резолюциядә Русия прокуратурасы һәм Тикшерү комитетыннан төрмәләрдәге кырымтатарларны иреккә чыгару таләп ителгән. ТИҮ 18 майны Русиядә матәм көне итеп игълан итүне сорый.

Бакчасарайда бүген меңләгән кеше шәһәр вокзалына килеп моннан 72 ел элек киткәннәрнең рухына дога кылды.

Анкарада матәм җыенында биш меңләп кеше катнашты.

Киевта Украина җитәкчелеге катнашында Дәүләт театрында һәм Бәйсезлек мәйданында кич матәм концерты уза.

Крым.Реалии бүген дөньяда сөрген көнен искә алу чараларын җанлы блогка теркәп барды.

XS
SM
MD
LG