Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 25 елда беренче тапкыр Йошкар-Олада кырымтатарларның сөрген көне искә алынды


1944 елда Мари Иленә 9 меңнән артык кырымтатар сөрелгән булган.

Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада соңгы 25 елда беренче тапкыр кырымтатарларның сөргенгә куылу көне искә алынды. Татар һәм мари активистлары сәяси золым корбаннарына һәйкәл янына җыелып чәчәкләр һәм чәнечкеле тимер чыбыктан үрелгән истәлек салды. Сөргендә һәлак булганнарның рухына дога кылынды.

Архив мәгълүматларга караганда, 1944 елның 18 маеннан июльгә кадәр Мари Иленә 9 мең 61 кырымтатар китерелгән булган. Аларның күбесе Кырымга кире кайту мөмкинлеге булгач, ватаннарына кайтып киткән. Бүгенге көндә Мари Илендә йөздән артык кырымтатар яши.

XS
SM
MD
LG