Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарда ике матәм көне – 1552 һәм 1944"


Кырымтатар сөргенен Казанда да искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:47 0:00

Кырымтатар сөргенен Казанда да искә алдылар

18 май кырымтатарларны илләреннән сөрү көнен Казанда да искә алдылар. ТИҮ уздырган митингта Русия президенты һәм Думадан кырымтатарларның 1944 елгы депортациясе өчен гафу үтенүләре таләп ителде.

Сәяси репрессияләр корбаннары өчен куелган һәйкәл янында узган митингта "Нет репрессиям против крымских татар", "Кырымдагы туганнар, татарлар сезнең белән", "18 май 1944 ел - татарлар Кырымнан куылды. Геноцид корбаннарын онытмыйк", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Кырымтатар депортациясенә 72 ел тулуны искә алу чарасы корбаннар рухына дога укудан башланып китте. Аннан кыска чыгышлар яңгырады.

Шигарләр
Шигарләр

Митингны оештырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев үз чыгышында 1945 елда Германия хакимиятенең яһүдләр алдында холокост, геноцид өчен гафу үтенүен һәм Русия хакимиятенең, Путинның, Дәүләт думасының да яһүдләр кебек татарлар, чеченнар, ингушлар, калмыклар алдында гафу үтенүләрен таләп итүләрен белдерде.

"Совет Берлегендә 14 халык дәүләт көче, дәүләт таләбе белән юк ителде. Русия ниһаять үзенең Европа дәүләте икәнен, мәдәниятле, демократик ил икәнен күрсәтергә тиеш һәм бу халыклардан гафу үтенергә тиеш.

18 май шул ук вакытта, Русиянең рәсми календаренә кырымтатарларның геноцид көне дип керергә тиеш. Русия шушы 14 халыкка карата геноцид булганын танырга тиеш", дип белдерде Зәкиев.

Шигарләр
Шигарләр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин митингта чыгыш ясап, татарларның ике матәм көне булуын, аларның беренчесе 1552 елның октябрендә Казанның басып алынуы булса, икенчесе 1944 елның 18 маенда кырымтатарларның сөргенгә җибәрелүе, дип әйтте.

"Кырымтатарлар, без сезнең белән. Без сезне онытмадык. Кырымда бүген басым бара. Кырымтатарларның милли оешмаларын 18 майдан аеру бара. Һәм без әлбәттә моңа ризасызлык белдерәбез. Кырым татарларының хокукларын кайтару, аларны торгызу, милли мәктәпләрен, университетларын булдыру кирәк. Без моны таләп итәбез һәм безнең моңа хакыбыз бар. Һәр халыкның, һәр кешенең яшәргә хакы бар. Шуңа күрә без Идел буе татарлары кырымтатарлар өчен җан атып яшибез", дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Тыныч үткән митинг бер сәгать дәвам итте һәм ахырда митингта катнашучыларның истәлек фотосына төшүе белән тәмамланды.

Күмәк фото
Күмәк фото

XS
SM
MD
LG