Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Крит утравы янында Мисыр очкычы кисәкләре булырга мөмкин әйберләр табылган


Югалган Egypt Air очкычы үткән юл

Югалган Egypt Air очкычы үткән юл

Очкыч Урта диңгез өстендә Мисыр һава киңлекләренә кергәч тә радарлардан юкка чыга.

Греция хәрбиләре Крит утравы тирәсендәге диңгездә Мисыр очкычы кисәкләре булырга мөмкин әйберләр табылуны хәбәр итә. Очкыч Урта диңгез өстендә 19 май төнендә радарлардан юкка чыккан иде.

Греция хәрби җитәкчелеге вәкиле Василис Белециотис әйтүенчә, кисәкләрне Мисыр йөк очкычыннан күреп алганнар, хәзер бу урынга Греция үз корабларын җибәргән.

Париждан Каһирәгә юл тоткан EgyptAir ширкәте очкычының һәлакәткә юлыгу сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Очкычта барлыгы 56 пассажир һәм 10 экипаж әгъзасы була.

Франция президенты Франсуа Олланд очкыч җимерелеп төшкән булырга мөмкинлеген кире какмый, әмма әлегә кадәр каза сәбәпләренең берсен дә булырга мөмкин дип тә, булмас дип тә санамый.

Очкыч Урта диңгез өстендә Мисыр һава киңлекләренә кергәч тә радарлардан юкка чыга. Греция диспетчерлары очкыч юкка чыкканга кадәр берничә минут кала аның белән элемтәгә керә.

Греция саклану министры Панос Камменос очкыч радарлардан югалыр алдыннан борылышлар ясый һәм кисәк 7 мең метр биеклекне югалта, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG