Accessibility links

Кайнар хәбәр

KazanSummit җыенында "Ислам дәүләте" пропагандасына каршы тору юллары тикшерелде


KazanSummit-2016 кысаларында мәгълүмати технологияләр турында фикер алышу, 19 май, 2016 ел
KazanSummit-2016 кысаларында мәгълүмати технологияләр турында фикер алышу, 19 май, 2016 ел

Радикал "Ислам дәүләте" төркеменә сугышчылар ничек җәлеп ителә? Мәгълүмат кырында аларга каршы көрәшеп буламы? KazanSummit-2016 җыены быел түгәрәк өстәл сөйләшүеннән башланды.

Казанда Русия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең VIII икътисади саммиты ачылды. Җыенның беренче көнендә ислам дөньясы өчен бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә - радикал "Ислам дәүләте" (гарәпчә ДАИШ) төркеменә каршы мәгълүмати көрәш юллары тикшерелде.

Сөйләшүдә Татарстан һәм Русиянең танылган ислам белгечләре һәм журналистлар белән бергә Мисыр президентының дин эшләре киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Азхари, Гарәп Әмирлекләреннән белгеч Али әд-Дҗифри, Димәшк университеты докторы Тәүфик Рамазан әл-Буты һәм тагын башка ислам илләре белгечләре катнашты. Сөйләшүләр гарәпчәдән татарча һәм урысчага, шулай ук кире гарәпчәгә тәрҗемә ителеп барды.

Катнашучылар "Ислам дәүләте" төркеменең интернеттагы пропагандасының оста оештырылган булганын билгеләде. Аңа каршы ислам телевидениесе булдыру киңәше булды. Телевидение үк булмаса да, "Россия 2" телеканалында “Мөселманнар” тапшыруының 13 ел ярым эшләгәннән соң кризис сәбәпле ябылганын беркем дә искә алмады. Аның каравы "Ислам дәүләте" төркеменең "тамырлары ачыкланды". Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Ислам дәүләте" төркеме исламга начар караш тудыру өчен Көнбатышта уйлап табылган әйбер" дип атады.

Русия Җәмәгать пулаты әгъзасы һәм демократия проблемнарын өйрәнү фонды башлыгы Максим Григорьев социаль челтәрләрдә ДАИШ белән украин милләтчеләре арасындагы сөйләшүләрне тапкан. Болар нәтиҗәсендә ул ислам сугышчылары белән "Бишенче сектор" арасында бәйләнеш бар дигән нәтиҗә чыгарды. ДАИШка каршы сугышка багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә ул үзенең "Обыкновенный фашизм" исемле китабын да тәкъдим итеп өлгерде. Әсәр 2014 елда Киевта Мәйдан вакыйгаларына багышлана.

Атасыз йә анасыз үскән балалар пропагандага тизрәк бирелә

Балалары, туганнары сугышка киткән, аларның ни сәбәпле "Ислам дәүләтенә" тартылулары турында сораулары булганнарга бу очрашуда җавап булмады диярлек. "Чыгыш ясаучылар үз сүзләренең матурлыгына сокланып утыра", диде Азатлыкка катнашучыларның берсе. Тәнәфестә берничә белгечкә мөрәҗәгать иттек.

Ренат Патеев, ислам белгече

"ДАИШ алымнары арасында - төркем эчендә бер-берсенә бик якын мөнәсәбәтләр тудыру һәм читтәге әйберләргә, кешеләргә, системага, дәүләтләргә нәфрәт тудыру сәясәте алып бару. Радикальләшү ислам нигезендә түгел, ә шушы нәфрәт нигезендә туа. Көнбатыш галимнәре төрмәдә утыручы 500 кеше катнашында үткәрелгән тикшерелүләр моңа мисал. Аларның күбесе яшьләр, югары белемле, телләр белүче. Әмма алар Көнбатышта үз урынын таба алмаганнар һәм радикалларга кушылган. Шулай ук тулы булмаган гаиләләрдә үскәннәр андый пропагандага тизрәк бирелә."

Резеда Сафиуллина, ислам белгече

"Төрле кешеләр катнашты бүген, галимнәр, дин әһелләре, белгечләр. Төрле карашлар булды, яңалары да. Без технология эзлибез, аларга (ДАИШ) каршы сугыш алып бару технологиясе. Безне алар бу сугышка тартып керткән икән - без җиңелгән дигән сүз инде бу. Нинди дә булса көрәштә катнашу - бу җиңелү, чөнки алар безне бу көрәшкә үз кагыйдәләре нигезендә тартып кертергә тырышалар. ​Нишләргә дигәндә - провокациягә тартып кертүгә юл куймыйча, көрәш һәм ачу урынына үзебездә күңел йомшаклыгы, ирекле фикер, рухи байлык тәрбияләргә. Бу авыррак һәм вакыт таләп итә. Шартлатучыларга каршы эшлим дип барып шартлатып кайту җиңелрәк. Әмма бирешмәскә, бу юлга басмаска кирәк."

Леонид Сюкияйнен, Югары икътисад мәктәбе профессоры

Дини төркемнәр футбол клублары кебек - һәркем үз мәнфәгатен кайгырта

"Бердәмлек юк. Ислам оешмасы каршында фикх академиясе бар, ислам дәүләтләре лигасы каршында фәтвә чыгаручы академия бар, мөселман галимнәре шурасы бар, башка оешмалар да эшләп килә. Каһирәдә абруйлы галимнәр фәтвәләр чыгара. Әмма алар арасында үзара килештереп эшләү юк. Бу футбол клублары кебек - һәркем үз мәнфәгатен кайгыртта, әмма монда бергәләп нәтиҗәле эшләргә кирәк."

KazanSummit-2016 тагын ике көн дәвам итәчәк. Җомга көнне татар дин әһелләренең VII корылтае үтә. Имамнар милли үзенчәлекләр һәм дин турында сөйләшәчәк. Програмда шулай ук җомга намазы һәм ат чабышлары. Кичен имамнарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кунак итәчәк. Шимбә көнне дин әһелләре Болгар җыенына бара.

XS
SM
MD
LG