Accessibility links

Сахалинда имтиханнар алдыннан 17 яшьлек кызның үлеме тикшерелә


Көньяк Сахалинда 11 сыйныф укучысы мәктәптә үлгән. Прокуратура тикшерү башлады.

20 май иртәсендә Южно-Сахалински шәһәре хастаханәсенә 23нче мәктәп укучысы китерелгән. 17 яшьлек кыз бала йөрәге туктап үлгән, дигән нәтиҗә ясады. Табиблар аның йөрәк авыруы булганын белдерде. Прокуратура тикшерү башлады.

Бердәм Дәүләт имтиханы алдыннан укучыларга басым тагын да арта. Хокук яклаучылар Татарстанның Кукмара районында апрель 14 яшьлек үсмернең үзен үтерү сәбәбе укытучыларның басымы була ала, дигән иде.

Балыклы авылында яшәгән үсмер соңгы араларда өйдә дәүләт имтиханын (Основной Государственный Экзамен - ОГЭ) бирә алмаячагыннан куркуын әйткән булган, укытучыларның "син бирә алмыйсың аны" дигән сүзләрен кабатлаган.

XS
SM
MD
LG