Австриядә президентлык көрәшендә икенче турга уң көчләр намзәте Норберт Һофер чыкты. Соңгы 60 елда беренче тапкыр Социал-демократик һәм Халык партияләр намзәтләре сайлана алмады.
Европа илләрендә мигрантлар сәясәтендәге билгесезлек һәм хакимиятләрнең карарлар кабул итмәве, халыкны конкрет вәгъдәләр биргән Иреклек партиясе намзәте Норберт Һоферны яклавына китерде. Фикер белешү хезмәтләре 45 яшьлек намзәтнең икенче турда да күп тавыш җыю ихтималы зур, дип белдерде.
Һофер мигрантларга караган кануннарны кырыслатырга, Төркияне Европа Берлегенә кертмәскә вәгъдә итте. Беренче турга сайлаучыларның 31% бармаган. Белгечләр икенче турда да битарафлык булса, Австрия уңчылар яклы яңа президенты белән Европа сәясәтен "уңга борачак", дип саный.