Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Русия төбәкләрендә халыкны праймеризга китерергә кушылган


22 май "Бердәм Русия" праймериз үткәреп, сентябрьдә Дәүләт думасына депутатлыкка дәгъва итәчәк намзәтләрне сайлаячак.

Русия төбәкләрендә хакимиятләр "Бердәм Русия"гә праймеризда катнашучыларны җыярга, кешеләрне сайлау урыннарына китерергә ярдәм итә, диелгән "Голос" хәрәкәте хисабында. Анда урын алган мәгълүматларга караганда, намзәтләр дәүләт транспортын, биналар һәм мәгълүмат чараларын куллана.

Башкортстан, Мәскәү һәм Иркутски өлкәләре, Самар, Свердлау, Чиләбе һәм тагын берничә төбәктә праймеризга килгән халык 10%дан ким булмасын, дип кушылган. Русиядә сәяси партияләр турындагы канун дәүләт органнарның һәм дәүләт хезмәткәрләренең сәяси берләшмәләр эшенә тыкшынуын тыя.

22 май "Бердәм Русия" тавыш бирү уздыра. Праймеризда сайланган кандидатлар Дәүләт думасына сайлауга намзәт булачак.

XS
SM
MD
LG