Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Әхтәм Чийгөзне 22 июльгә кадәр изоляторда калдыру карарын чыгарды


Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз "тикшерүдән качу ихтималы" сәбәпле изоляторда калдырылды.

Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз 19 май узган мәхкәмә карары белән 22 июльгә кадәр сак астында калдырылды.

Тикшерү 2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Русия гаскәрләре тарафыннан яулап алынуына каршы урам җыенында Русия яклы "Русское единство" берлеге вәкилләре белән бәрелешләрдә ике кешенең үлемендә кырымтатарларны гаепләргә җыена. Ул чакта ике кеше һәлак булды, 79 кеше яраланды. Чийгөзне 2015 елның 29 гыйнварында кулга алдылар.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Чийгөз, Дегерменджи һәм Асановны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Amnesty International узган елны Кырымда иң күбе кырымтатарлары зыян күрде, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG