Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан журналисты мәхкәмәләр юлында гаделлек эзли


Башкортстан журналисты мәхкәмәләр юлында гаделлек эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Башкортстан журналисты мәхкәмәләр юлында гаделлек эзли

18 май Башкортстанның Югары мәхкәмәсе журналист Фаил Әхмәтшинның вазифасыннан кыскартылуын канунсыз табып күрелгән рухи зыян өчен 10 мең сум түләтү карары чыгарды. Ләкин журналист гаделлек эзләвен дәвам итәчәген белдерә.

Шаран районында яшәүче журналист Фаил Әхмәтшинның мәхкәмәләшүләре дәвам итә. Башкортстанның Югары мәхкәмәсенең рухи зыян өчен 10 мең сум түләтү карары белән Фаил Әхмәтшин риза түгел. Ул үзе рухи зыянны 500 мең сум дип билгеләгән булган. Мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндерсә дә, ул моны өлешчә дип исәпли. Аның уенча, рухи зыянны 10 мең сум дип бәяләү аның шәхесеннән көлү булып тора.

Фаил Әхмәтшин гаделлек эзләп мәхкәмәләшүләре белән бары Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновтан гына калыша. Нурмөхәммәт Хөсәенов кырыктан артык мәхкәмә уздырса, Фаил Әхмәтшинның утыздан арткан.

Фаил Әхмәтшинның мәхкәмәләшүләре 2004 елда башлана. 2003 елда узган Башкортстан президенты сайлауларында Рәлиф Сафин файдасына эшләгәне өчен вазифасыннан бушатыла. Ул район гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булып эшләгән вакытта көтмәгәндә бу вазифаны кыскартырга булалар. Шуннан соң ул 19 ай мәхкәмәләшеп, кире урынына кайта. Каршы як Югары мәхкәкәмәгә мөрәҗәгать итсә дә, аларның шикаяте канәгатьләндерелми. Аңа эшләмәгән айлары өчен хезмәт хакы түләнә.

2009 елда аңа кисәтү ясыйлар, икенче тапкыр кисәтелгән очракта, урыныннан җибәреләчәген белдерәләр. Фаил Әхмәтшин мәхкәмә аша кисәтүне алуга ирешә. Аңа күрелгән рухи зыян өчен 20 мең сум акча түлиләр. Район гәзитенең баш мөхәррирен урынбасарыннан җиңелгән өчен урыныннан алалар.

2015 елда кабат мәхкәмәләшүләр башлана. Моңа баш мөхәррир Миләүшә Хәмәдиеваның финанс мутлыклары уңаеннан Фаил Әхмәтшинның дәгъва белдерүе сәбәпче була. Ул һөнәр берлекләренең беренчел оешмасы рәисе буларак, мөхәррирнең хезмәт килешүен бозуы турында искәрткәч, редакциядәге үзгәртүләр сәбәпле дип аның вазифасын кабат кыскартып куялар. Болар хакында ул шуларны белдерде:

“Мине үткән ел канунсыз рәвештә эштән чыгаргач, Шаран районы мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иттем. Мәхкәмә җиде ай буе карап минем файдага карар чыгара алмады һәм миңа Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бүген, ниһаять, Югары мәхкәмәдә бу эшкә нокта куелды, минем файдага карар чыгарылды, ләкин мин тулысынча моның белән канәгать түгел.

Минем мәхкәмәләшүләр 2004 елдан алып дәвам итә. Инде утызлап мәхкәмә аша үтәргә туры килде. 2004 елда унтугыз айдан соң мине кире эшкә кайтарганнар иде. 2010 елда мине кабат эштән чыгарырга карар кабул иттеләр. Әмма мин мәхкәмәләшеп бу карарны гамәлдән чыгарттым.

2015 елны мине эштән алу гамәлләрен тормышка ашырдылар. Минем эштән куылуларым һәм кабат кайтуларым принципиальлегем, хакимият карарлары белән килешмәүчәнлегем, туры сүзлелегем һәм милли хәрәкәттә катнашуым, хөкүмәт даирәләре белән уртак тел тапмау сәбәпле дип уйлыйм. Шуларга үч итеп мине мәхкәмә юлларында йөрергә мәҗбүр итәләр.”

XS
SM
MD
LG