Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36

Быел Иртыш суы Омскиның кайбер төньяк районнарында чик буларак саналган 8,2 метр биеклекне үтеп, 8,5 метрга кадәр күтәрелде. Аңлашыла ки, су Иртышка коючы елгаларда да күтәрелде. Алар исә ярларыннан ташып чыктылар, кайбер авыллар, юллар, болын-кырлар су астында калдылар.

Бүгенге көндә су күтәрелү туктады, хәтта су әкеренләп китә башлады. Дөрес, әлегә кимү 17 см гына. Су кими башласа да, су баскан авыллар әле су астында кала бирә. Шулай да халыкта “Быелгы су басуны да уздырып җибәрербез, ахры”, дигән өмет туа.

Усть-Ишимда

Усть-Ишимда

Усть-Ишим район үзегенең су кергән Водник, Ишимская, Тухачевская урамнарында да су берникадәр кимегән, әмма урамнар әлегә җәяүле дә, транспорт та йөрерлек хәлдә түгелләр.

Су баскан авылларда һаман да эчәргә яраклы су булдыру хәл ителмәгән. Кешеләр, көймәләрдә барып, Иртыштан чистарак су алып кайталар. Шул суны эчү өчен дә кулланалар.

Иртыш белән Ишим елгасы кушылган урында су басудан саклаучы дамба әле дә аяныч хәлдә. Су күтәрелә башлагач, дамба ком тутырылган капчыклар ярдәмендә биегәйтелгән иде. Әмма туфрак өеп ясалган дамбаның тишелеп, су агып чыгуы да ихтимал. Шул сәбәпле ныгытманы көн-төн гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре саклый.

Эбаргүл юлы

Эбаргүл юлы

Су басулар башлангач, Усть-Ишим районының Эбаргүл, Тибенде, Саургач, Олы Бүрән, Тевриз районының Козгын авыллары укучылары мәктәпкә йөри алмый башладылар. Берникадәр вакыт узганнан соң, әлеге авыллар мәктәпләре дистанцион уку-укытуга күчтеләр. Укытучылар интернет аша биремнәр бирәләр, укучылар эшләнгән биремнәрне шулай ук интернет аша җибәрәләр. Бу ысул уңышлы булырмы, балалар җитәрлек белем ала алырлармы, әлегә әйтүе кыен. Санаулы көннәрдән Бердәм дәүләт имтиханнарның да башлануын исәпкә алсаң, шул авылларның чыгарылыш класс укучыларының имтихан үткәрелә торган пунктларга барып җитүләре бик мөһим мәсьәләгә әйләнәчәге аңлашыла.

Эбаргүлдә көймә белән су ташыйлар

Эбаргүлдә көймә белән су ташыйлар

Су басу сәбәпле, өлкәнең төньягында күп урында юллар бозылып, транспорт йөри алмаслык хәлгә килде. Күп кенә авылларга районың маршрут буенча баручы автобуслары килеп җитми, кешеләргә берничә чакрым араны, пычрак ярып, җәяү үтәргә туры килә. Су баскан авылларга баручыларга исә, каршы алучы булса, көймәләргә күчеп утырырга, каршы алучы булмаса, кире кайтып китәргә туры килә.

Авыл эчендә

Авыл эчендә

Өлкә үзәге Омскидан Усть-Ишимгә бару да кыенлыклар тудыра. Юл бозык булу сәбәпле Усть-Ишимга баручы автобус, 550 чакрым ара узгач, туктарга мәҗбүр. Пассажирларга автобустан төшеп, юлның бозык өлешен җәяү үтәргә, Усть-Ишимнән каршы алырга килгән автобуска күчеп утырырга һәм шулай итеп юлны дәвам итәргә туры килә. Усть-Ишимнән Омскига барганда да шундый ук хәл.

Усть-Ишимдә Грязнов урамы

Усть-Ишимдә Грязнов урамы

Авыл районнарда яшәүчеләр, су кими башлагач, шатланып гадәти тормышларына кайтырга өметләнгәндә, халык арасында суның икенче дулкыны килүе, су басуның кабатлануы ихтимал дигән сүз йөри башлады. Җирле мәгълүмат чарасы хезмәткәре Тимербулат Уразов та бу хәбәрне кире какмады: “Әйе, Иртышта тагын суның күтәрелүе ихтимал. Безгә тынычланырга иртә, һаман да сакта торырга һәм төрле ситуацияләргә әзер булырга тиешбез”, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG