Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Байбулат: "Бу фильм – җәмгыятьтәге хәлләр белән канәгатьсезлек нәтиҗәсе"


Фильмнан күренеш

Фильмнан күренеш

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Мәскәү кино мәктәбендә укучы яшь режиссер Байбулат Батулланың биюгә корылган үзенчәлекле видеосы таралды. Ул бу әсәрнең төп фикере хакындагы сорауларга җавап бирде һәм Татарстанда яңа кинолар төшерү планнары белән бүлеште.

Vmieo сайтында урнаштырылган бу видео дүрт меңнән артык тапкыр каралган, соңгы арада ул Facebook челтәрендә күп таралды. Әлеге әсәрдә бертөсле киенгән, бертөрле хәрәкәтләр ясый торган егетләр бер-берсе артыннан тезелеп төз атлап эшкә килә, бертөсле киенгән яшь аналар бала арбаларын этеп, бер-бер артлы атлап, вакыт-вакыт синхрон рәвештә телефонга селфи төшерәләр. Төп герой башында вакыт-вакыт "Кем соң мин?"дигән фикер килә һәм ул системадан качу омтылышын ясый, ләкин башкалар аны куып тота һәм кире кайтарырга тырыша. Ул алар белән көрәшә һәм ахыр чиктә башкаларны да йокыдан уятып җибәрә.

Социаль тәнкыйть рәвешендә килеп чыккан бу проект ничек туды һәм аны яшь режиссер ничек тормышка ашыра алды? Шушы һәм башка сорауларны Байбулатның үзенә бирдек.

– Бу видеоны төшерү фикере ничек туды?

– ​Мин Мәскәү кино мәктәбендә укыйм. Җәйге биремнәрнен берсе – теләгән музыкага видео төшерү иде. Мин "Йөгер Лола, йөгер" киносына язылган музыканы сайладым. Бу клипны төшерү идеясе миннән чыкты, тик аның тагын бер төп авторы – ул һичшиксез Нурбәк абыем. (Нурбәк Батулла – профессиональ биюче) Моны сәяси белдерү дип түгел, авторларның җәмгыятьтәге хәлләр белән канәгать булмавы, минем күзәтүләрем һәм шуның нәтиҗәсендә туган фантазия, әкият дип кабул итәргә чакырам.

Фильмнан күренеш

Фильмнан күренеш

– Әсәрдәге биюләрне кем куйды һәм анда катнашкан кешеләр профессиональ биючеләрме?

– Биюче-актерларны таныш-белешләр арасында җыйдык. Абый хореограф ролен башкарды. Без абый белән төп концепциясен билгеләгәннән сон бию стилистикасы туды. Төп биючеләр дә бу видеоның авторлары дип санарга була. Кайбер биючеләр кабатлауларда катнашып икенче көнгә качты. Чөнки ияләнмәгән кешегә, танышлары булмаганнарга бу тамаша сәер булып тоелгандыр. Шөкер, безнең дуслар булды, алар булмаса, абый белән икәү генә биегән булыр идек.

Байбулат Батулла

Байбулат Батулла

– Финанс чыгымнарны кем күтәрде?

– Мин аны үз акчама төшердем. Тик тотылган акча күп булмады, "Сәләт" оешмасы, Hava projects, Камал театры да ярдәм итте. Оча торган дронга түләдек тә, кайбер камера әсбапларына түләмичә булмады инде, аз-маз катнашучыларны ашатырга туры килде. Калганнары бушлай эшләнде. Дустыбыз Илшат Рәхимбай безнең башлангычны күтәреп алып төшермәсә, берни дә килеп чыкмас иде.

Күбесе бу клипны кино итеп кабул итте. Аннан яңа бер термин ишетелде – "кинобию".

– Соңгы берничә елда тулы һәм кыска метражлы берничә нәфис фильм төшергән режиссер Салават Юзиев бер сөйләшүдә татар киносында яшьләр күренми дип зарланган иде. Сезне өметле яшь режиссер дип атап, ул татар киносын үстерер өчен Мәскәүдән укып кайтуын көтәбез дигән иде. Сез Татарстанга кайтып эшләргә телисезме, әллә башка проектлар мавыктырамы?

– Салават абыйнын ул сүзләрен ишеткән юк иде. Рәхмәт. Җанга рәхәт булып китте, димәк, көтәләр. Әйе, башта мин Мәскәү кино мәктәбен тәмамларга тиеш. Хәзергә төп максат – диплом фильмын төшерү. Шуңа хәзер әзерләнеп ятабыз. Кино килеп чыкса, әлбәттә Казанда күрсәтмичә булмас. Диплом әсәрен төшергәннән соң гадәттә режиссерның киләчәге турында сөйләшеп була.

Казанга әлбәттә кайтачакмын. Дөресрәге, мин аннан китмәдем дә. Бик еш кайтып йөрим. Казанда төшерергә планнар бар. Идеяләр бар, шөкер. Татарстан аудиториясенә корылган сценарийлар да бар, русиякүләм проектлар да кайный. Бүгенге интернет дөньясында рәхәтләнеп бөтен дөньяда каралган проектларны да чынга ашырып була. Аллага тапшырдык.

XS
SM
MD
LG