Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны сөрүдә катнашкан бабасы өчен гафу үтенгән журналистка да "эләкте"


Василий Гатов
Василий Гатов

АКШта яшәүче журналист Василий Гатов кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрүдә катнашкан бабасы өчен гафу үтенде. Азатлык укучыларына ул моны аңлатырга тырышты.

Журналист һәм мәгълүмат чаралары белгече Василий Гатов кырымтатарларның сөргенгә куылуын искә алган көнне алар алдында гафу үтенде.

"Авыр булса да язам - бабам ул "операция" җитәкчесе иде. 1944 елның маенда Совет армиясе Европа җирләрен нациларның геноцид машинасыннан азат иткәндә, "үлем лагерьлары" турында инде билгеле булганда, Сталин тулысынча бер халыкны - балалардан алып геройларга кадәр - "дошман" дип игълан итте. "Өйләреннән куу" дип аталган чарада чеченнар, балкарлар, Идел буе алманнары, кырымтатарлар, литвалылар, латышлар һәм эстоннар куылды. Моны геноцид димичә тагын ничек атарга? Беркайчан да танылмаган, җаваплылык алынмаган, бер тиен дә түләнмәгән. Кырымтатарлар һәм чеченнар белән ингушлар Советлар Берлеге һәм Русиядән иң күп зыян күргән халыклар. Моның өчен оят кына түгел, бу - гөнаһ кына түгел. Бу ике тапкыр кылынган җинаять. Оешкан җинаять, Халыкара мәхкәмәдә каралырга тиешле җинаять. Мәхкәмә утырышына кадәр һәр аек акыллы кеше, "мөмкин булса, гафу итегез", дигән сүзләрне кабатларга тиеш".

Василий Гатовның Фейсбукта чыгарган бу сүзләрен хуплаучылар күп булса да, бу белдерүеннән соң ул "күрмәгәнен дә күргән". Беренче чиратта күпләр аның АКШта яшәп шундый сүзләр язып ятуына ачу белдергән. Башкалар кырымтатарларның "сугыш вакытында нациларга ярдәм итү" хикәясен искә төшергән. Азатлыкка ул үзе бабасының Кырымдагы "махсус чара" җитәкчесе булганын беркайчан да яшермәгәнен әйтте.

Гафу үтенү - гади һәм җиңел юл, әмма җитәрлек түгел

"Минем бабам тормышындагы ул вакыйганы мин беркайчан да яшермәдем. Белгән һәм хөрмәт иткән кырымтатарларга сөйләдем, алардан гына гафу үтенгәнем булды моңарчы. Әмма Русиянең бу җинаятьне белә торып икенче тапкыр кабатлавы мине бөтен халык алдында гафу үтенергә мәҗбүр итте", диде Гатов ике ел элек булган аннексияне искә алып. Соңгы тамчы исә Кырымда Русия билгеләгән прокуратураның Мәҗлесне тыю карары булган.

Гатовның бу сүзләреннән соң медиа проектлары белән танылган икенче бер журналист Леонид Бершидский "гафу үтенү - иң җиңел юл" диде.

"Мин тезләнеп гафу үтенмәс идем, Гатовка да киңәш итмим. Бу - бигрәк гади һәм җиңел юл. Без аның бабасы кылган гамәлне кылмыйк, андый эшләр белән горурланмыйк, алар өчен тавыш бирмик, андый эшләрне финансламыйк һәм акламыйк. Кыскасы, булдырмыйк без аларны", дип белдерде үзенең Фейсбук сәхифәсендә Бершидский.

XS
SM
MD
LG