Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:48

Татарстанда "Бердәм Русия" праймериз сайлавыннан соң игълан ителгән exit poll нәтиҗәләренә караганда, Думага намзәт итеп шул ук кешеләр сайланачак. Яңаларын төшереп калдырдылар.

Татарстанда праймеризга 12 сәгать калганда "Бердәм Русия" шурасының Казанның Мәскәү бүлгесендә намзәт итеп теркәлгән Эдуард Шәрәфиевне "партияне дискредитацияләве" сәбәпле исемлектән алуы турында билгеле булды. Үзе ул сайлау кампаниясенә чын күңелдән "Бердәм Русия" фиркасе эчендә гадел көрәшкә ышанып чыгуын, әмма алдануын белдерде.

"Бу хәлләр - актив сәяси позициям өчен миннән үч алу, карашларым, беренче чиратта Идел яр буен саклау белән бәйле карашларым өчен мине сәяси офыктан читләштерү омтылышы. Мин президентыбызга ышанам, сәяси функционерларның Путинның "парламентны яңартырга" чакыруына каршы чыгуларын аның үзенә җиткерәчәкмен", диелгән Шәрәфиевнең Фейсбук сәхифәсендә. Фикер белдерүчеләр исемлектән төшерелгән намзәткә теләктәшлек белдереп бәйсез намзәт булырга киңәш итә.

Яшел Үзән районы шурасы әгъзасы һәм Октябрьски авылы идарәсе башлыгы Шәрәфиевнең сайлаудан төшерелүен белгәч, аның сайлаучылары бу карарны гамәлдән чыгаруны таләп итеп имза җыя башлады һәм 22 май урам җыены уздырды. Татарстанда праймеризны оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов урам җыенын "провокация" дип атады.

"Кайбер намзәтләр йәки элекке намзәтләрнең тарафдарлары провокацияләр оештыра. Әгәр алар шулай итеп үз карашларын белдерергә тели икән - бу аларның хокукы", диде Камалтынов журналистлар алдында 22 май көнне.

Эдуард Шәрәфиев

Эдуард Шәрәфиев

Эдуард Шәрәфиевнең праймеризда көндәше Думага инде беренче генә сайланмаган Илдар Гыйлметдинов иде. Exit poll нәтиҗәләренә караганда, Гыйлметдинов Думага кабат намзәт булыр өчен праймеризда кирәкле тавышларны җыйган. Март аенда Думада үзенең дүрт еллык эшенә нәтиҗә ясап уздырган матбугат очрашуында Гыйлметдинов "Кычкырып кына йөрсәң, эш бармый" дигән иде. Милләтнең проблемаларын милләтне катнаштырмыйча хәл итәргә өйрәнгән Федераль татар милли-мәдәни мохтарият рәисе Гыйлметдиновтан аермалы буларак Шәрәфиевнең намзәтлеккә чыгуы үзенә күрә ватандашлар җәмгыятенең җиңүе булды. Соңгы елларда ул Идел яр буйларын саклауда активистлар һәм экологлар белән бергә эшли иде.

Сәясәт белгече Айрат Фәйзрахманов 22 май узган праймериздан мондый нәтиҗә ясаган:

1. Халыкның сайлыйсы килә

2. Татарстанда көрәшкә 6-8 намзәттән күбрәк кеше чыга ала, башкаларның да сәяси карашларын белдерәселәре килә

3. Кемнең җиңәчәге билгеле, моны яшерергә дә тырышмадылар

Праймериз гадәтен Русия АКШтан алды. Узган сайлаулар белән чагыштырганда "Бердәм Русия" рейтингы нык төште, диде Азатлыкка социолог Җәлил Бәдретдин.

"Халыкның күпчелеге сайлау нәтиҗәләре гади халык тормышына йогынты ясамый дип саный. Узган сентябрь сайлавыннан соң Левада үзәге фикер белешүе 50%тан артык сайлаучылың тавыш бирүгә бармавын күрсәтте. Шуңа күрә "Бердәм Русия"гә бу праймериз намзәтләрне таныту өчен кирәк иде. Инде 2011 ел күрсәтте - праймеризда иң күп тавыш җыючылар "Бердәм Русия"нең Думага намзәтләр исемлегенә керәчәк дигән сүз түгел әле", диде социология белгече.

Exit poll нәтиҗәләренә караганда, Гыйлметдинов белән бергә партия намзәтләре арасында шулай ук Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Думадагы хәзерге депутатлар Ирек Богуславский һәм Александр Сидякин, Русия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, Түбән Камада Айрат Хәйруллин, Чаллыда Әлфия Когогина, Казанда Илшат Минкин һәм Фатыйх Сибагатуллин булырга мөмкин. "Бердәм Русия"нең Татарстан штабы башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин республикада праймеризга 14% халыкның килгәнен белдерде. Барлыгы Татарстанда бюллетеньнәрнең 15% бирелгән иде. Прамеризда 58 намзәт көч сынашты, нәтиҗәләре 25 май игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG