Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Велосипед юллары Казан үзәгендә генә түгел, башка урыннарда да булсын иде"


"Велосипед юллары Казан үзәгендә генә түгел, башка урыннарда да булсын иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

"Велосипед юллары Казан үзәгендә генә түгел, башка урыннарда да булсын иде"

Узган шимбә кичендә Казанда узган “Йолдызлы велотөн” чарасында 5 меңләп кеше катнашты. Гади халык белән беррәттән йөрештә түрәләр дә күренде. Катнашучылар Казанда велосипедта йөрү өчен шартлар тудырылуын тели.

Төнге унда җыелган велосипедчыларга старт төнге 12дә генә бирелде. Кешеләрнең күпчелеге үз велосипедларында килде. Араларында оста йөрүчеләр белән беррәттән гади велосипедларда килүчеләр дә шактый иде. Әлеге акция өчен махсус Казанда акча түләп алып торып булган велосипедлар да китерелгән иде. Әмма аларны кулланучылар күренмәде.

Велотөндә катнашучылар “Казан” гаилә үзәгеннән старт алып, барлыгы 28 чакрым араны үтте. Аларны мотоциклга утырган полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре күзәтеп барды.

"Велотөн" маршруты Казанның мотор, авиация, дини һәм белем бирү объектлары аша үтте. Велосипедчыларга маршрутны аңлар өчен аерым ешлыкта радиоэфир да эшләп торды. Аны гаджетлар аша тыңлый алдылар. Шәрехнамәләрне тарихчылар, сәнгать белгечләре һәм инженералар җиткерде. Радиоэфир теле бары тик урысча гына иде.

Гади халык арасында түрәләр дә күренде. Казан шәһәре хакимиятенең җитәкче урынбасары Дамир Фәттахов тормыш иптәше белән катнашты, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да каска һәм махсус саклану чаралары белән велосипедта педаль әйләндерде. Шуны да әйтергә кирәк, бу ике түрә моннан алдагы велотөннәрдә дә даими катнашып килде.

"Казанда велосипедчылар өчен шартлар юк"

Велотөндә катнашырга килгән Руслан Нигъмәтов акциядә беренче тапкыр. Ул гаиләсе, хатыны һәм улы белән велойөрешкә чыккан.

“Эш мәшәкатьләреннән арынып, вакытны гаилә белән үткәрер өчен һәм сәламәтлекне кайгыртып чыктым", ди ул.

Руслан Нигъмәтов шәһәрдә велосипедчылар өчен шартлар тудырылмавын җиткерде.

"Старт вакытын көткән арада Казан Кирмәненә барып кайттык. Шәһәр үзәгендә велосипед юллары бар. Ә менә без Горки ягында торабыз. Казанның бу өлешендә велосипедчылар өчен бернинди шартлар да тудырылмаган. Бары тик шәһәр үзәгендә генә йөрергә мөмкин.

Шәһәр хакимияте велосипедта йөрүчеләр өчен Казан үзәгендә генә түгел, шәһәрнең башка урыннарында да шартлар тудырсын иде. Шартлар булса, әлеге төр транспортта йөрүчеләр бермә-бер артыр иде"

Яңгыр велосипедчыларга комачауламады

Маршрут дәвамында явым-төшеп күзәтелүгә карамастан, велосипедчыларның күбесе маршрутны тулысынча узды.

Акция кысаларында, “Велотөн”дә теркәлгән катнашучылар башка шәһәрләрдәге дуслары һәм туганнарына Казанга чакыру открыткалары җибәрә алды. Аның ал ягында "Welcome to Kazan" логотибы формасында төшкән күмәк фото урнаштырылган иде.

“Велотөн” – халыкара проект. Ул дөньяның күп кенә зур шәһәрләрендә үтте. Проект урбанист, тарихчы, Италия университеты укытучысы Сергей Никитин оештыруында уза. Казанда велотөн инде өченче тапкыр үткәрелде. Велойөрешләрнең моннан алдагылары Казан Кирмәне янында уздырылган булса, бу юлы әлеге чара беренче тапкыр "Казан" гаилә үзәге янында оештырылды.

XS
SM
MD
LG