Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:36

Бекир Умеров: "Кырымтатарларга каршы террор бара"


Кырымтатар милли хәрәкәте активисты Бекир Умеров Азатлыкка әңгәмәдә Кырымда 2014 елда башланган процессларга бәя биреп, кырымтатарларны эзәрлекләүләр, тоткарлауларны террор дип атады.

Бекир Умеров сүзләренчә, кырымтатар милли хәрәкәте мондый вазгыять белән килешмәячәк һәм бу режимга каршы ахыргача көрәшәчәк. Әңгәмәне ул хәзерге Украина һәм Кырымдагы вазгыятьне чагыштырудан башлады.

Кырымтатар милли хәрәкәте фашист режимга каршы көрәшәчәк

"2014 елда Киевта узган Майданнан соң Украинага чын демократик ил булу өчен әле күп нәрсәне үзгәртергә кирәк. Ләкин без Кырымда очраган куркыныч вазгыятьне минем яшьлегем үткән Брежнев чоры белән дә чагыштырып булмый. Заманыбыз инде Сталин чорына якынлаша бара һәм бу процессның нәрсә белән бетәчәген фаразлап тормыйм, ләкин шуны әйтә алам: кырымтатар милли хәрәкәте модый вазгыять белән килешмәячәк, без Русия белән идарә иткән бу фашист режимына каршы көрәшәчәкбез. Мондый вазгыять тик Кырымда гына дип булмый, мондый вазгыять бөтен Русиядә барлыкка килде. Соңгы берничә елда Путин өере оештырган бу фашизм, тоталитаризм бөтен Русиягә җәелеп бара һәм без дә бу каток астына эләктек. Кырымда көн саен кырымтатарларны тоткарлаулар, тентүләр, куркыту, террор бара."

Бекир Умеров сүзләренчә, Русиядәге тоталитар режимнан кырымтатарлар гына түгел, башка милләтләр дә зыян күрә. Шулай да, кырымтатарларга күбрәк эләгә, чөнки алар башкалардан алдарак бара, ди ул.

Кырымтатарларга күбрәк эләгә, чөнки алар башкалардан алдарак бара

"Минем фикеремчә, бүген Кырым белән идарә иткәннәрнең кырымтатар милли хәрәкәте белән күптәнге хисаплары бар һәм хәзер алар кырымтатарларны җәзалау көчләренә юнәлеш кенә биреп тора. Кырымтатарларның тормышы шулай барды ки, алар җәмгыятьнең демократик юнәлештә тәрәккыят итү тарафдарлары булып торды. Бәлки без Кырымда, ә бәлки бөтен Русиядә бу мәсьәләдә башка этник төркемнәрдән алдарак барабыздыр, бәлки шуның өчен дә безгә репрессияләр күбрәк эләгә."

Бекир Умеров фикеренчә, 2014 елның 26 февралендә кырымтатарлар урамга 100 мең кеше чыгарып, аннексиягә каршылык күрәсәтә алыр иде, ләкин аларда тупас көчкә каршы торырлык механизм юк. Халыкара оешмаларның мондый тупас көчкә каршы торырлык механизмы булмавын ул аннексиягә китергән төп сәбәпләрнең берсе дип саный.

Бездә тупас көчкә каршы торырлык механизм юк

"Кырымтатарларның милли хәрәкәте барлыкка килгән көненнән башлап халыкның хокуклары өчен көрәшне көч кулланмыйча, тыныч, демократик юллар белән алып бара. Бу - безнең принцип. 2014 елның 26 февралендә без Кырым Югары Радасы алдында митингка чыгып Украинаның бөтенлеген саклый алдык. Без ул вакытта бәлки 10 мең кешене чыгарганбыздыр, кирәк булса, Кырым Югары Радасы, министрлар шурасы алдына 100 мең кешене дә чыгара алыр идек, ләкин коралланган өергә каршы безнең бернинди шанс юк иде, чөнки бездә тупас көчкә каршы торырлык механизм юк. Минем фикеремчә, моның сәбәбе – кеше хокукларын яклаучы халыкара оешмаларның мондый тупас көчкә каршы торырлык механизм булдыра алмауда. Минемчә, моны төзәтергә кирәк."

Бекир Умеров – Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеровның энесе. Мәскәү куйган Кырым хакимиятләре аның абыйсын экстремизмда гаепләп җинаять эше ачты.

Кырым – ул Украина. Русия – ватаныбызны аннексияләгән фашист баскынчылары

"Ильми Умеров – минем өлкән абыем була. Табигый ки, без бер мохиттә, бер рухта тәрбияләндек, әти-әниебез безнең дөньяга карашыбызны да бер итеп тәрбияләде, безнең тирәбездә бер үк кешеләр булды. Шуның өчен безнең карашларыбыз да уртак, бер-берсеннән аерылмый. Мин дә Кырым – ул Украина дип хисаплыйм. Русия – ул безнең ватаныбызны аннексияләгән фашист баскынчылары. Хәзер Ильмига каршы башланган репрессияләр, аңа каршы ачылган җинаять эше, мин ышанам, безнең җиңү белән тәмамланачак."

Белешмә: Бекир Умеров – кырымтатар милли хәрәкәте активисты, кырымтатарларның хокукларын торгызуны таләп итеп 1987 елда Краснодар өлкесендә ачлык игълан иткән кеше. Мәскәүнең Кызыл мәйданында 1987 елда бар дөньяны шаккатырган кырымтатарларның массакүләм протест чараларының башланып китүенә нәкъ менә аның ачлык тотуы да бер этәргеч булган иде.

XS
SM
MD
LG