Accessibility links

Кайнар хәбәр

Праймеризга иң күп кеше Мордовиядә килгән


"Бердәм Русия"гә каршы урам кәгазе
"Бердәм Русия"гә каршы урам кәгазе

22 май Русия буйлап "Бердәм Русия" праймериз уздырды. Архангельски өлкәсендә катнашучылар саны иң түбән , Мордовиядә иң югары булган.

Русиядә праймеризда 9 миллион 100 меңнән артык кеше катнашкан, диде "Бердәм Русия" фиркасе сәркатибе Сергей Неверов. Архангельски өлкәсендә катнашучылар саны иң түбән (3%) , Мордовиядә иң югары (14.13%) булган. Татарстанда фирканең шура рәисе Фәрид Мөхәммәтшин сайлауга килү 14% чамасы дип игълан иткән иде. Башкортстанда катнашучылар 11.85% булды.

Праймериз нәтиҗәләренә карап июнь аенда "Бердәм Русия" корылтаенда Думага намзәтләр исемлекләре төзеләчәк. Дума сайлавы 18 сентябрь үтәчәк.

Русиянең берничә төбәгендә праймеризда сайлау тәртибе бозылды. Петербурдагы хәбәрчебез мәгълүматларына караганда, Киров районыны Княжево сайлау бүлгәсендә Икенче дөнья сугышы хәрбиләре киемнәрен кигән кешеләр тавыш биреп чыкканнарга кибеттә ашамлыклар алыр өчен талон таратып йөргән. Петербурда 376 сайлау урыны эшләгән.

Бер атнадан ПАРНАС фиркасе праймериз уздыра. Петербурда кичә булган тавыш бирүне алар да күзәтте. Фирканең җирле шурасы әгъзасы Вадим Суходольский "тавышларны сатып алудан алып күзәтүчеләрне сайлау урыннарына кертмәүгә кадәр канун бозулар булды", дип белдерде.

Петербурның "Бердәм Русия" бүлеге сәркатибе Вячеслав Макаров тәртип бозулар булмады, дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG