Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:10

Русиядә 2016 елның 1 гыйнварыннан чит илдән компьютер програмнары алу тыелган, әмма оешмалар хөкүмәтнең бу күрсәтмәсен үтәми.

Икътисад, элемтә, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары Интернетны үстерү институты белән бергә президентка хөкүмәт күрсәтмәсен бозучыларны штрафка тартырга кирәклеге турында проект әзерләп тапшырды, дип яза Коммерсант. Җәза 30 мең сум булырга мөмкин.

Хакимиятләрнең чит ил компьютер програмнарын сатып алуны тыю карары хәтта дәүләт корылышларында да үтәлми. 2016 елның 1 гыйнварыннан импортка алмашка Русиядә җитештерелгән програмнар булганда, андыйларны чит илләрдән алу тыела. Бу күрсәтмәгә Финанс министрлыгы һәм Федераль антимонополия хезмәте каршы чыккан иде.

Европа бизнеслары берләшмәсе иң зур IT ширкәтләренең Русия базарыннан китәчәге турында кисәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG