Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан җитәкчесе Мансурның үлеме "Әфганстанда солых өчен мөһим" дип бәяләнә


Талибан җитәкчесе мулла Әхтәр Мансур таныклыгы
Талибан җитәкчесе мулла Әхтәр Мансур таныклыгы

АКШ президенты Барак Обама Пакстанда Талибан җитәкчесе мулла Әхтәр Мансурның үлемен раслады. Пакстан һөҗүмне "үз иленең суверенлыгын бозу" дип бәяләде.

Мулла Әхтәр Мансурны юк итү - Әфганстанда тынычлык урнаштыруның "мөһим бер адымы" дип белдерде АКШ президенты Барак Обама.

Әфганстан да Мансурның 21 май көнне американ көчләренең пилотсыз очкычы һөҗүмендә үлгәнен раслады. Һөҗүм Әфганстан белән чик буендагы Белудҗистан вилаятендә булган. Пакстан АКШка һөҗүм әзерләнүе турында алдан әйтмәгәне өчен тәнкыйть белдерде һәм бу гамәлне үзенең территориаль суверенлыгын бозу дип бәяләде.

Әхтәр Мансур элекке җитәкче мулла Мөхәммәд Омар үлеменнән соң 2015 елның июлендә Талибан җитәкчесе итеп билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG