Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:34

Быелгы "Бәллүр каләм"дәге "Туган тел" бүләге яңадан бирелсен дигән таләпләр яңгырый


"Бәллүр каләм" бәйгесендә Разил Вәлиев (с) һәм Лилия Вәлиева

"Бәллүр каләм" бәйгесендә Разил Вәлиев (с) һәм Лилия Вәлиева

"Туган тел" номинациясендә "Бәллүр каләм"не чит илдәге урыс оешмалары сайты вәкиленә бирү татар медиа кырында ризасызлык тудырды.

19 май Татарстан матбугаты көнендә "Бәллүр каләм" ияләрен бүләкләү тантанасы татар медиа кырында зур ризасызлык тудырды. 1998 елдан бирле татар телле мәгълүмат чаралары, татарча язучы журналистларга гына бирелеп килә торган "Туган тел" номинациясендәге бүләкне быел "Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайтына һәм "Татаринформ"га урысча мәкаләләр язучы Лилия Вәлиевага бирүне журналистлар арасында "гаделсезлек", "жюри гаепле, гаепләрен танырга тиешләр", "урыска тәлинкә тоту", "татар мәктәпләрен бетерүнең дәвамы", "татар теленә каршы көрәшүчеләрнең тегермәненә су кою" дип бәяләүчеләр дә бар.

"Туган тел" бүләгенә Вәлиеваны Дөнья татар конгрессы тәкъдим иткән. Баксаң, бу бүләкне Татарстаннан читтә, кагыйдә таләп иткәнчә татарча чыгучы газетлар да дәгъвалаган булган. Аларның берсе – Удмуртиядә 25 ел дәвамында укучылар санын киметмичә, яңа төр кызыклы проектлар булдырып, аларны тормышка ашырып дөнья күрүче "Яңарыш" газеты. "Яңарыш"ның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, балалар өчен булдырылган "Алтын йомгак" журналы да, "Яңарыш" үзе дә әлеге бүләккә лаек иде дип саный.

Рәмзия Габбасова

Рәмзия Габбасова

"Без дүрт ел инде газеттан тыш балалар өчен елга бер тапкыр "Алтын йомгак" дигән журнал чыгарабыз. Бу журнал тулысынча балалар иҗатыннан гына тора. Бу журналны татар сыйныфлары булган мәктәпләргә һәм татар төркемле балалар бакчаларына таратабыз. Аны бик яраталар. Бу проектны "Бәллүр каләм" бәйгесенә тәкъдим иткән идек.

Без, чыннан да, моңа кадәр "Бәллүр каләм"гә ия булса да, 25 еллык тарихы булган һәм үз тиражын саклаган газет буларак, "Яңарыш"ны бу бүләккә лаек дип уйлаган идек. Атнага бер тапкыр 16 битле газет чыгарабыз. Тиражы – 4 меңнән артык. Безнең республикадагы урыс һәм удмурт телендә чыга торган газетларга караганда зуррак тираж ул. Шуңа күрә, "Бәллүр каләм"не кемнәргә бирүне караганда, гадел хәл иткәннәрдер дип ышанасы килми. Аннан соң, калган бүләкләнүчеләр арасында да бер генә татар телле газетны да күрмәгәч, бу хәл сәер тоелды.

"Туган тел" бүләген урыс телле сайт вәкиленә бирү инде тәмам аңлашылмый. "Туган тел" номинациясендә бәя туган телдә язылган материалларга бирелергә тиеш дип саныйм мин", ди Габбасова.

"Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов "Туган тел" бүләген урыс телле сайтлар вәкиленә бирү татар мәгарифен бетерүдә иш өстенә куш булды дигән фикердә.

"Читтәге татарларны да күтәрергә, якларга, үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Ләкин бүләк иясе (Лилия Вәлиева) үрнәк булмады, чөнки ул хәтта татарча да камил белми. Ә безгә камил белгән, башкаларга үрнәк, маяк булырдай, менә телебезне ничек сакларга кирәк, дип күрсәтердәй кешеләр кирәк. Мисал өчен, АКШтан профессор Юлай Шамилоглыга сокланам. Ул Америкада яши, татар телен камил белә. Икенчедән, югалган тарихны кайтарыр өчен күпме эш эшли. Әлбәттә, теге кызыйлар үрнәк була алмый.

Бүләкне кемдер табигатьне яклап, шул ук хайваннар дөньясын яклап та ала ала. Бүген милләтнең язмышы, туган телнең язмышы хәл ителгән вакытта минем өчен балык, агачлар, чәчәкләр икенче планга күчә. Үсемлек дөньясы бетми, аның өчен ходай тәгалә кайгыра. Ә минем телем өчен бары тик үземнең милләтем генә кайгыра ала.

Бөтен республикага 290 урта мәктәп калды. Әле тугыз еллык мәктәпләрне 824 дип йөри идем, баксаң 765 калган икән. Без күрми дә торабыз, инде тагын 59 мәктәп ябылган. Шулкадәр тиз адымнар белән бетүгә барабыз, бу бит коточкыч хәл. БДИ да (урыс телендә генә бирү) шулай ук.

Бездә нинди дә булса тел мәсьәләсендә бүләк бирү дигән әйберне күтәрәләр икән, ул җаны, тәне белән тел өчен көрәшә торган кеше булырга тиеш. Кешенең чибәрлегенә, матурлыгына, чәченә карап бирелергә тиеш түгел ул бүләк. Бары тик көрәшсә генә, ул хакимият белән көрәшәме, Туфан абый кебек телне яклыймы, әллә инде Тәүфыйк Әйди кебек милләт өчен җан атамы... Ә бирдекме, бирдек өчен генә кызык түгел, бүләк иясе эталон булырга тиеш. Туган тел – ул минем язмышым, ул милләт язмышы, минем балаларым, оныкларым язмышы", ди Имамов.

"Чаян" журналының татар бүлеге мөхәррире Алмаз Хәмзин фикеренчә, милләт бүләген тапшырган вакытта татар медиа кырының да фикерен исәпкә алу зарур.

"Баштан ук әйтеп куям, мин ул кешене белмим. Әмма кемнедер тәкъдим иткәндә, алдан уйлап эш итәргә кирәк. Нәрсә язсаң да, пьесамы, юмормы – иң беренче чиратта милләт мәнфәгатен уйлау кирәк. Гомумән, бәлки журналистларга әйтергә кирәк булгандыр, менә шундый-шундыйлар була, алар белән танышыгыз әле. Журналистлардан да ул лаеклымы-юкмы дип сорарга иде", ди Хәмзин.

"Туган тел" бүләген урыс телле сайт вәкиленә бирү бәйсез мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә борчуга салган. "Безнең авыл гыйбрәте", "Язмыш кочагы" газеталары хезмәткәре Лилия Сөнгатуллина бүләкнең каядыр читтә урыс телле оешмалар федерациясе сайтына язучы Вәлиевага бирүне татар теленә каршы көрәшүчеләрнең тегермәненә су кою шикелле килеп чыккан, дип әйтә.

Лилия Сөнгатуллина

Лилия Сөнгатуллина

"Аңа бирү дөрес түгел! Әлеге бүләк туган телдә – татар телендә язучы мәгълүмат чараларына гына бирелергә тиеш дип акка кара белән язылган бит. Ара-тирә генә дә түгел бит, тулысынча гел урысча яза торган кешегә тапшырылуы – татарның яңагына чабып торып җибәрү шикелле. "Маташмасагыз да була, татарча сырлап интекмәсәгез дә була, татар телен барыбер күрмибез, күрергә теләмибез, урысча язып утыручы татар исемле кешеләр безгә кадерлерәк!" дип әйтүләреме бу? Урыс каршында шул рәвешле тәлинкә тотуны дәвам итүме бу? Туган телебезне зур сәхнәдән шулай итеп мыскыл итүме?

Әйтерсең, Татарстаннан читтә татарча язучылар бөтенләй юк. Бар, ничек кенә язалар әле! Татарстаннан читтә татар теле яхшырак, чистарак та саклана ул. Сакланмасын, әкренләп онытылсын, кирәге калмасын, йотылсын өчен махсус эшләнгән этлек шикелле бу.

Бүләк алган ханым үзе дә аклангандай сәхнәдән: "Безнең көчле ташкынны да Татарстан һәм татар халкы файдасына юнәлтергә мөмкин", дип әйтә. Тик бу ташкынның туган телне саклауга бернинди катнашы да юк, чөнки ул яңгырап торган урыс телендә! Киресенчә, болай да башына сугылып торган татар телен тагын да катырак итеп боргычлап кую гына бу. Татар теленә каршы көрәшүчеләрнең тегермәненә су кою шикелле килеп чыккан! Ничек инде урысча язып, татар теленә мәхәббәт уятып булсын? Булмый ул алай. Урыс теле басымы аркасында татар теле читкә тибәрелә генә. Ә читкә тибәрелгән, тапталган нәрсәгә мәхәббәт, гадәттә, уянмый. Бу хатынга бераз оялырга кирәк иде. Бүләк алам дип Казанга кайтып, сәхнәгә чыгу түгел, бәйге кагыйдәләренә күз төшереп, баш тартырга иде. Әле хәзер дә соң түгел, минемчә", ди Сөнгатуллина.

Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит"нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов "Бәллүр каләм"нең соңгы елларда абруе нык төште, медиа кырында билгеле булмаган кешеләргә бүләк тапшыра башладылар, дип белдерә.

"Бәллүр каләм" бүләкләре тапшыру тантанасында катнаштым һәм бүләк урыс телле сайт вәкиленә тапшырылгач шунда ук ризасызлык туды. Сәхнәгә чыгып бүләк тапшырган Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев тә "Туган тел" номинациясен урысча язганнар", дип ризасызлык белдерде. Сәхнәдә бары тик ул гына татарча сөйләде.

"Туган бел" бүләге бары тик татар телендә генә язучы һәм тел, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы журналистка тапшырылырга тиеш иде.

"Бәллүр каләм" бүләген тапшыру тантанасы татар телен санга сукмаган чираттагы чара булды. Бу бәйгенең гомумән алганда кыйммәте дә, бәясе дә төште дип саныйм. "Туган тел" номинациясендә генә түгел, ә башка бүләкләр арасында да билгеле һәм мәгълүм журналистларны күрмәдем. Бүләк аласың икән, иң беренче чиратта, ул мәгълүм шәхес булырга тиеш. "Туган тел" номинациясендә бүләк тапшырылган ханымны мин беренче тапкыр күрдем", ди Фәйзрахманов.

"Сираҗи сүзе" газеты мөхәррире Искәндәр Сираҗи бу бүләкне бирү өчен кул күтәргән жюри гаебен танырга тиеш дигән фикердә.

"Бүгенге көндә мәктәпләрдә дә урыс телен туган тел дип кертергә омтылыш бар. Урыс телен "Туган тел – Родный язык" дигән әйбер белән кертергә тырышалар. Ягъни "родный язык" бу илдә ул татар теле түгел, ул – урыс теле. Шуңа күрә, монда да артык толерант кыланган шикелле килеп чыга. Тулаем алганда, "Бәллүр каләм" кагыйдәнамәсендә "Туган тел" бүләге махсус читтә эшләүче татар телле журналистка бирелә дип әйтелгән икән, димәк, ул татар телле журналистка бирелергә тиеш иде. Монда башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки аның исеме үк "Туган тел" бит!

Бүген сәләтле, чын-чынлап эшли белүче, милләтне үстерүче кешеләргә түгел, ә бүләкне мескен, яраклаша белүчеләргә бирергә тырышалар. Бу очракта да, бу татар хатыны да матур итеп яраклашкан дип уйлыйм. Чөнки ул татар телен кирәксенми, урыс телле сайтларда эш алып бара.

Без күрмәдек-белмәдек дигән әйбер - иң җиңел юл. Ой, мин күрми калдым шул аны, жюрида аны бит фәлән тәкъдим итте, аны бит төгән тәкъдим итте, дигән сүзләр белән котылып калачаклар. Чынлыкта җаваплылык барыбер бөтенесендә дә бар. Жюрида бүген кемнәр утырган, бөтенесе дә җаваплы. Жюрида барысы да гаепле, әмма берсе дә мин гаепле дип әйтә алмый. Чөнки гаебеңне танып әйтү өчен батырлык кирәк.

Белешмә

Лилия Вәлиева – "Татары в Бельгии" дигән төркем вәкиле, "Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайтына мәкаләләр язучы, 2016 елда "Бәллүр каләм" бәйгесенең "Туган тел" номинациясендә Татарстаннан читтә татар телендә чыгучы мәгълүмат чаралары редакцияләренә һәм журналистларга бирелүче бүләк белән бүләкләнде. Вәлиева шулай ук Русия хөкүмәте тарафыннан финансланган, Мәскәүнең тышкы һәм эчке сәясәтен хуплаган "Европа татарлары альянсы"ның күренекле активисты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG