Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия президенты итеп урыс тамырлы Александр Ван дер Беллен сайланды


Александр Ван дер Беллен
Александр Ван дер Беллен

Австриядә президент сайлауның икенче турында җиңүне Яшелләр партиясенең элекке башлыгы, бәйсез намзәт Александр Ван дер Беллен (72) яулады.

Белленның көндәше - мигрантларга һәм мөселманнарга каршы сәясәт алып барган үтә уңчы Иреклек партиясе намзәте Норберт Һофер (45) җиңелүен таныды.

Беренчел мәгълүматларга күрә, Һофер тавышларның 49.7%, Беллен - 50.3% җыйган. Төгәл саннар 1 июнь игълан ителәчәк.

Бу ике намзәт арасында киеренке көрәш барды. Сайлау нәтиҗәсе җәмгыятьтә мигрантларга карата мөнәсәбәтне чагылдыра.

Һофер мигрантларга һәм мөселманнарга каршы сәясәт алып барса, Ван дер Беллен Европада бердәмлеккә чакырды.

Һофер җиңгән очракта Европа сәясәтендә үзгәрешләр булачак дип көтелә иде. Ул мигрантларга караган кануннарны кырыслатырга, Төркияне Европа Берлегенә кертмәскә вәгъдә итте.

Норберт Һофер
Норберт Һофер

Шулай итеп, Икенче дөнья сугышы беткәннән бирле Австриядә беренче тапкыр президент итеп ике төп фиркә - Социал-демократлар һәм Халык партиясе вәкиле булмаган өченче көч тарафдары сайланды.

Австриядә президент вазифалары нигездә илне вәкиллек итү белән чикләнә, шулай да аның хөкүмәт һәм парламентны тарату вәкаләте бар.

Александр Ван дер Белленда әтисе ягыннан урыс тамырлары бар. Заманында аның ата-бабалары Нидерландтан Русиягә күчеп килгән һәм XVII гасырдан бирле Псков губернасында яшәгәннәр. Октябрь инкыйлабыннан соң гаиләсе Русиядән Германиягә чыгып качкан һәм соңнан Австриядә төпләнгән. Александр Ван дер Беллен 1944 елда Венада туган.

XS
SM
MD
LG