Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:50

Яһүд конгрессы Архангельскида синагогага һөҗүмне тикшерергә чакыра


Мәскәүдә яһүд музее

Мәскәүдә яһүд музее

Русия Яһүд конгрессы хакимиятләрне Архангельскидагы яһүд мәхәлләсен һөҗүмнәрдән сакларга чакыра.

Русия Яһүд конгрессы Архангельскида төзелеп яткан гыйбадәт йортына ут төртүне тикшерергә чакырып мөрәҗәгать кабул итте.

" Архангельскидагы хәлләр борчылу һәм курку тудыра. Узган елгы һөҗүмне оештыручылар да табылмады. Яңасы да гаепле булганнарны тапмау аркасында килеп чыкты. Җирле хакимиятләргә мондый җинаятьләргә күз йоммаска, гаепле булганнарны табып канун нигезендә җавапка тартырга сорап мөрәҗәгать итәбез", диелгән конгресс белдерүендә.

Синагога төзелеше барган урынга Молотов шешәсе атылган, әмма сакчыларның уяулыгы һәм тиз хәрәкәт итүе аркасында ут чыкмаган. Полиция бу хәлне тикшерә башлады.

2015 елның апрелендә төзелүче бинага ут ачылды, диварларында нәфрәт сүзләре язылды. Бу хәл 8 апрельгә каршы төндә, яһүдләрнең Песах бәйрәменә булган иде. Аннан соң төзелешкә сакчылар куелган иде.

Яңа синагогага нигез ташын 2010 елда Русия баш раввины Берл Лазар салды.

XS
SM
MD
LG