Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия президенты Милош Земан Казанга килергә теләвен белдерде


Чехия президенты Милош Земан
Чехия президенты Милош Земан

Президент Земанны Казанга күптән түгел Прагада булып киткән Рөстәм Миңнеханов чакырган иде. Сәфәрнең Русиягә ясалачак рәсми визит кысаларында булуы көтелә.

Чехия президенты Милош Земан киләчәктә Русиягә ясаячак рәсми сәфәре вакытында Татарстан башкаласы Казанга да барырга теләвен раслады. Моны ул Русиянең "Российская газета" басмасына биргән әңгәмәсендә әйтте.

"Күптән түгел бездә, Прагада Татарстан җитәкчесе булып киткән иде һәм без аның белән Русия сәфәре вакытында Казанга да кереп чыгу хакында килештек", диде Милош Земан. Аның сүзләренчә, нәкъ шундый ук килешү Екатеринбур җитәкчелеге белән дә бар икән. Чех президенты Русия башкаласына барганчы үзенең төбәкләр тормышы белән танышырга теләвен белдерде.

Аның чираттагы Русия сәфәре кайчанга планлаштырылуы әлегә билгеле түгел.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Земан белән инде ике мәртәбә очрашты, шуларның соңгысы 10 майда булды. Татарстан президенты белән сөйләшүдә Русиянең Чехиядәге илчесе катнашса да, чех ягы очрашуга Татарстан һәм Чехия байракларын гына элгән иде.

Татарстан һәм Чехия әләмнәре сурәтендә Рөстәм Миңнеханов һәм Милош Земан. Прага, 10 май 2016
Татарстан һәм Чехия әләмнәре сурәтендә Рөстәм Миңнеханов һәм Милош Земан. Прага, 10 май 2016

Миңнеханов Земан белән күрешкәннән соң Чехиядә яшәүче татарларны да күреп сөйләште.

Казанда 2007 елда Чехия президенты булып Земанга кадәр торган Вацлав Клаус та булып киткән иде. Татарстан бүгенге көндә Чехиянең Көньяк Моравия төбәге белән тыгызрак хезмәттәшлек урнаштырып килә. Быел яз анда Татарстан мәдәнияте көннәре дә узды.

Кырымны басып алганнан соң Русия Көнбатыш тарафыннан санкцияләргә һәм халыкара читләштерүгә дучар булса да, Чехия президенты Земан Европадагы сәяси лидерлар арасында Мәскәү белән якынаюны алга сөргән дәүләт җитәкчесе санала. Ул шулай ук үзенең ислам диненә карата тискәре мөнәсәбәте белән дә танылган шәхес. Аның фикеренчә, ислам Европа мәдәнияте нигезләрен тәшкил иткән принципларга туры килми, шуңа да мөселманнарга каршы киртә куелырга тиеш.

XS
SM
MD
LG