Accessibility links

Трамп-Путин мөнәсәбәтләре рәссамнар күзлегеннән


Путинның Трампка яудырган комплиментлары һәм мактаулары дәвам итә. Узган атна Петербур икътисад форумы кысаларында ул АКШны "бөек дәүләт", Трампны "сәләтле кеше" дип атады. Ике сәясәтченең мөнәсәбәтләрен иҗат кешеләре ничек чагылдыра?

Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президентлыгына намзәт Дональд Трамп үзәра мактаулар белән алмаша. Узган атна Петербур икътисад форумы кысаларында Путин Трампны "сәләтле шәхес" дип атады.

Трамп та Путин белән яхшы коллега булачагына ышана. "Мин аның белән бик яхшы эшли алыр идем. Сезнең (тышкы эшләрдә) хәзерге кебек проблемнарыгыз булмас иде", дигән иде ул АКШ каналында американнарга мөрәҗәть итеп.

Трамп президент булып сайланса ике лидерның мөнәсәбәтләре нинди булыр? Әлегә әйтеп булмый. Рәссамнар исә бу мөнәсәбәтләрнең нинди буласын алдан фаразлый башлады. Шундый берничә мисалга күз салырга тәкъдим итәбез.

Бу граффити күптән түгел Вильнюста барлыкка килде һәм тиз арада интернетта киң таралды. Автор Миндаугас Бонану Трамп һәм Путинны үбешеп торган Брежнев һәм Һонеккер рәвешендә тасвирлый.

Ә менә бу рәсемдә көндәшләрне мәсхәрәләү, кимсетү белән танылган Трамп һәм Путин бер-берсенә гыйшык хисләрен белдергән кебек сурәтләнә.

Кайбер авторлар исә башта дус булган Путин соңыннан Трампка хыянэт итәчәк дигән мәгънә җиткерергә тырыша.

"Путин мине фейсбукта дусларыннан сыздымы? Мин аңа күрсәтермен!"

Көнбатышта Путинның иң танылган сурәтләренең берсе - күлмәксез килеш атка атланган сурәт. Бу рәсемдә автор Трампны ат урынына куя.

Ә биредә​ алар икесе дә атта.

XS
SM
MD
LG