Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:52

Азатлык радиосы хәбәрчесе Хәдичә Исмаилова иреккә чыгарылды


Хадиджа Исмайлова

Хадиджа Исмайлова

Азәрбайҗан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының Азәрбайҗан редакциясе хәбәрчесе Хәдичә Исмаилованы иреккә чыгарырга карар итте.

Хәдичәнең төрмәдә утыру мөддәте җиде ярым елдан өч ярым елга калдырылганнан соң 25 майда ул аппеляция белән мөрәҗәгать иткән иде.

“Бу Хәдичә өчен һәм барлык журналистлар өчен һәм бар дөньядагы сүз иреге өчен мөһим көн”, - дип белдерде Азатлык/Азат Европа радиолары баш мөхәррире Ненад Пеич, - “Хәдичә һәм аның гаиләсе өчен шатлыгыбыз ташып чыкты һәм аның эшкә кире кайтуын зарыгып көтәбез."

Исмаилова 2014 елның декабрендә тоткарланган иде. 2015 елның сентябрендә ул салымнардан качуда һәм акча исраф итүдә гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителде. Көнбатыш илләренең хөкүмәтләре һәм матбугат иреген яклаучылар аны иреккә чыгаруны таләп итте.

Иҗтимагый оешмалар Исмаилованың төрмәгә ябылуын аның президент Илһам Алиев гаиләсендәге коррупцияне фаш итүче журналистик тикшерүләре өчен җәза буларак бәяләде.

Хөкүмәттән тыш оешмалар 27 майда Исмаиловага 40 яшь тулуны илнең 40 шәһәрендә митинглар белән билгеләп үтәргә җыена.

XS
SM
MD
LG