Accessibility links

Кырымга хәрби хезмәткә баручы Чаллы егетләренә "балалар бакчасы" шартлары вәгъдә итәләр


"Кырымда хәрби хезмәт – балалар бакчасы кебек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

"Кырымда хәрби хезмәт – балалар бакчасы кебек"

24 май Чаллы шәһәр хәрби комиссариатында җыелыш узды. Быелгы хезмәткә алынасы егетләрне барлау максаты белән Кырымнан килгән хәрбиләр андагы хезмәтне балалар бакчасы белән чагыштырды.

Русиядә хәрби хезмәткә чакыруны матурлап, “кәнфит кәгазе”нә төреп күрсәтергә омтылыш сизелә. Шул максаттан регионнардан ничәдер егет Кремль полкына, “дәрәҗәле” саналган берничә хәрби берләшмәгә озатыла. Зур күпчелеге тәртипсезлек хөкем сөргән частьләргә озатыла.

Чаллыда 2010 елларда Васил Шәйхразиев хаким булып торган чакта Акъярдагы (Севастополь) хәрби берләшмә белән элемтә булдырылган иде. Матбугат Чаллыдан 30-40 егетнең шушы якка хезмәт итәргә китүен ел саен зурлап язып торды. Биредә Шәйхразиевның кияүе, башка чиновникларның балалары хезмәт итеп кайтулары да мәгълүм. Кырымдагы хәрби берләшмә җитәкчеләрен 2013 елда Васил Шәйхразиев Чаллы Сабантуена чакырды. Узган ел Чаллы хакиме Наил Мәгъдиев тә Кырым хәрби берләшмәсендә булды. Чаллы башлыгы быел Мәскәү Кремль полкы юбилеенда да булды, бүләкләр дә тапшырды.

Менә язгы чакырылыш җитте. Чаллыга Кырымнан, Акъярдан хәрбиләр килде. Алар хәзер шул якларга алып китү өчен яшь солдатларны барлау белән мәшгуль. Шушы уңайдан шәһәр хәрби комиссариаты җыелышында бүгенге көндә балалары Кырымда хезмәт иткән ата-аналар да катнашты.

Очрашуга килгән ата-аналар
Очрашуга килгән ата-аналар

Акъярдагы хәрби часть капитаны Дмитрий Швецов үзенең кыска чыгышында болай диде: "​Кырым язмышы шулай килеп чыкты - ул хәзер Русиянеке. Сезнең балаларыгыз менә дигән, якты, җылы шәһәрдә хезмәт итәләр. Безнең хәрби бүлгеләр диңгез белән янәшә дә түгел, диңгездә дә түгел, ә Кырым ярыннан 3-4 метрда гына. Аларның хезмәте зур кайгыртучанлык астында һәм җылыда уза. Анда сезнең балаларны беркем дә рәнҗетми. Киресенчә, аларга хөрмәт күрсәтәләр, үзләрен чын ир-егетләр шикелле хис итсеннәр өчен яхшы тормыш шартлары тудыралар. Әлбәттә, башта инде ир-егетләр итеп тоярга шартлар булачак. Аннан инде ир-егет булырга мәҗбүр итүләр дә булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бер елдан соң сезнең балаларыгыз кемнәрдер өчен чын ир, чын әти булырга мөмкин.

Соңыннан андыйларны тәрбияләгән герой-шәһәргә рәхмәт тә әйтерсез әле. Сезнең улларыгызда миндәге кебек үк хәрби кием булачак. Казармаларда, ашханәләрдә хәзер алар совет заманнарындагы кебек җыештырмыйлар, нарядта тормыйлар. Бу эш белән компанияләр шөгыльләнә. Балаларыгыз хәрби әзерлек буенча аталар, техника өйрәнәләр. Безнең зенит-ракета гаскәре бит. Чаллыдан чакырылганнарның хәрби, материаль-техник частьне өйрәнү дәрәҗәсе башка регионнардан чакырылган солдатларга караганда шактый югары. Ярты ел эчендә алар тизрәк өйрәнә һәм белгечләр була."

Русиянең Кырымдагы хәрби бүлгесе капитаны Дмитрий Швецовның чыгышыннан соң Александр Кисловка сүз бирелде. Аның малае моннан ярты ел элек Чаллы хакимияте шефлык иткән Кырымдагы шушы хәрби частьләргә җибәрелгән икән. Күптән түгел Александр Кислов улы янында булып кайткан. “Биредә командирлар бик яхшы. Әйбәт тәэсирләр генә калды. Әйтерсең лә, мин хәрби берләшмәгә түгел, балалар бакчасына эләктем”, диде Александр Кислов.

Александр Кислов (с) һәм Дмитрий Швецов
Александр Кислов (с) һәм Дмитрий Швецов

Бу очрашуда Кырымнан килгән хәрбиләр, Кырымда хезмәт итүче солдатларның әти-әниләре каршында Чаллы хәрби комиссариаты башлыгы Рәшит Ильясов чыгыш ясамады. Шулай да журналистлар аның фикерләрен ишетергә теләкләре булуын белдерделәр һәм әңгәмә аерым бүлмәдә дәвам итте.

“Быел Чаллыдан 450гә якын кеше хәрби хезмәткә озатылачак. Беренчеләрдән булып июньнең урталарында Кырымга, Кара диңгез флотына җибәрәчәкбез. Майның 16сында без Кремль полкына Чаллы егетләрен озаттык инде. Аларның быел юбилейлары иде. Кремль полкын Чаллы хакиме Наил Гамбәров барып котлап кайтты. Кремль полкы җитәкчелегеннән дә рәхмәт хатлары алып кайтты. Хәзер армиягә китүчеләрне Чаллы каласы шефлык иткән полкларга җибәрергә әзерлек белән мәшгульбез.

Армиягә барудан куркырга кирәк түгел. Аны хәзер алда чыгыш ясаган Александр Кислов әйткәнчә, балалар бакчасы белән чагыштырырга була. Тыныч сәгать, дүрт тапкыр ашату. Территорияләр җыештыру, нарядлар тулысынча бетерелгән. Ул эшләрне компанияләр башкара. Ел буе катлаулы, авыр техниканы өйрәнеп ятарга кирәк. Кырымда хезмәт итү өчен нык тазалык сорала”, диде хәрби комиссар.

Рәшит Ильясов
Рәшит Ильясов

Азатлык хәбәрчесе хәрби комиссарга Кырымдагы хәрби берләшмәләргә Украина тарафыннан нинди дә булса провокация, дошмани мөнәсәбәт белдерелү-белдерелмәү турында сорау юллады. “Украина тарафыннан андый адымнар булмагандыр. Булса, шундук интернетта хәбәрләр күренер иде”, диде полковник Ильясов.

Әңгәмәләр барышында хәрби комиссариатның аерым бүлмәсендә Кырымдагы хәрби бүлге капитаны Швецов Чаллыдан киткән солдатларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ул быелның июнь аенда Чаллыдан Кырымга хезмәт итәргә китәчәк, булачак солдатлар белән якыннанрак танышырга теләге булуын да әйтте.

Җыеннан соң Башкортстанда туып-үскән Равил Фәтхелисламов белән сөйләшеп алдык. Аның улы да Кырымда, Русия оештырган хәрби берләшмәдә хезмәт итә. “Капитанның, бу частьтә булган Кисловның чыгышларын ишеткәннән соң, миндә дә улымның “зурлар өчен булган балалар бакчасында хезмәт итә” дигән уйлар туды. Әйбәт бит инде”, диде ул горурланып.

XS
SM
MD
LG