Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

Тинчуринда "Беренче мәхәббәт" премьерасы гаилә кору проблемнарын күтәрде


24 май Казанның Тинчурин театрында драматург Шамил Фәрхетдиновның “Беренче мәхәббәт” спектакле премьерасы узды. Автор һәм режиссер ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре кебек мәңгелек темалар күтәреп, тамашачы күңелен яуларга тырышты.

Спектакльдәге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар тамашачылар гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен яңартты. Тинчурин тамаша залында бу кичтә алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәтта тәнефестән соң да залдагы урыннар бушамады. Спектакль премьерасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән тамашачылар утырды.

Тинчурин театрына яратып йөрүчеләр фикеренчә, артистларның сәләте, режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльгә озын гомер юрый.

“Мәхәббәт ул һәрвакыт актуаль. Кеше кешене яратмаса, кабул итмәсә, бу дөньяда ничек яшәп була? Балалар һәм аталар мәсьәләсе дә һәрвакыт яши”, диде режиссер безгә.

Спектакльдә Булат ролен башкаручы Харис Хөснетдинов мәхәббәтсез яшәп булмый, мәхәббәт ул сикертә дә, суларга да, утларга да кертә дип саный.

“Спектакльдәге вакыйгаларга килгәндә, мин үзем катнаш никахка гына каршы. Ә болай, әти-әниләр каршы килмәсен иде дигән киңәш бирер идем. Чөнки танышларым арасында гына да әти-әниләре каршы килеп, өйләнешә алмыйча калган парлар бар. Әти-әниләр сүзләрен белеп әйтсеннәр иде”, дигән киңәштә калды Харис әфәнде.

Тинчурин театрының өлкән артисты Нуретдин Нәҗмиев премьера хакында бары тик уңай фикердә. “Әсәр миңа таныш, бу авторның ике спектаклендә уйнадым: “Мәхәббәт баскычы”, “Йолдызлы яңгыр”. Бик профессиональ язылган, авторның теле бик матур. Артистлар ансамбле бар, буш комедия түгел, минемчә. Әйтерлек сүзе дә бар”, ди ул. Аның фикеренчә, хәзер олы буын белән яшьләр килешеп бетә алмый. “Элек без әти-әни сүзеннән чыкмый идек. Хәзер яшьләр икенче”, дип чагыштырды ике буынны өлкән артист.

“Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Гөргөри кияүләре”, “Мәхәббәт чишмәсе”, “Күрәсем килгән иде”, “Гөлшаян” кебек кайбер спектакльләрне кабат-кабат барып карыйсы килә. “Беренче мәхәббәт” тә тамашачы яратып йөриячәк спектакльгә охшаган, ди без аралашкан тамашачылар.

Чаллыдан кадәр килгән Наилә ханым Маннанова спектакльдә хәзерге заман яшьләре белән олылар дөрес күрсәтелүен әйтте. Аның фикеренчә, олылар яшьләргә, яшьләр олыларга юл бирми. “Безнең заманда әни кадере, әти кадере күбрәк иде. Спектакльдә исә нәкъ хәзерге заман вакыйгалары сурәтләнә. Кайнана киленгә юл бирми, килен кайнанага. Бер-берсе белән ярыша, көрәшә. Малай алдында әни кеше үзен күбрәк күрсәтәсе килә, киленне яманлый, шулай итеп бәхәс туа. Шул хәлдә бәхәс тумасын өчен бик каты тырышырга кирәк. Аның өчен еллар кирәк дип уйлыйм мин. Чөнки өйгә чит килен керә, аны чит кеше үстергән, аңа бик каты ияләшергә кирәк. Олыларга бик сабыр булу кирәк”, диде әңгәмәдәшебез.

Татар гаиләләрендә дә мондый вакыйгалар очрап тора икән. Тамашачылар сүзләренчә, акча мәсьәләсе дә килеп туа, ашау-эчү мәсьәләсе дә кушыла, ир бер төрле ризык ярата, хатын икенчене. Тормыш – үзе бер гыйлем ул. Аны үтәр өчен бер гомер дә җитми.

“Спектакльдәге күренешләр, минемчә, гадәти хәл. Тормышта да шулай булырга мөмкин. Геройларга килгәндә, мин аларны гаепли алмыйм. Алар үз мәхәббәтләре өчен көрәшә. Һәрберебезнең әти-әнисе үз баласы өчен бик борчыла, яхшылык кына тели. Аларны да гаепләп булмый”, диде икенче бер әңгәмәдәшебез Гүзәл Галиуллина.

Премьераны Тинчурин театрында 31 май, 9 һәм 29 июнь көннәрендә карап була.

XS
SM
MD
LG