Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

25 май көнне Уфада зур күләмле сабантуйны үткәрүне оештыру комитетының беренче утырышы булып үтте. Анда төрле районнардан дистәдән артык танылган татар эшкуары һәм фермеры катнашты.

Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылында 9 июль көнне зур күләмле сабантуй үтәчәк. Милли бәйрәмне шушы төбәктәге данлыклы фермер Хәсән Идиятуллин Башкортстан Татар конгрессы һәм татар эшкуарлары ярдәме белән оештыра.

Хәсән Идиятуллин

Хәсән Идиятуллин

Хәсән Идиятуллин үз хуҗалыгында байтак сыерлар,сарыклар асрый. Әмм аның төп горурлыгы, әлбәттә инде, берничә йөз атлары, шул исәптән кыйммәтле-затлы чабышкы аргамаклары да. Хәсән әфәнденең спорт атлары төрле дәрәҗә ярышларда һәм сабантуйларда һәрдаим иң югары урыннарны яулый. Былтыр Оренбурда узган Русия авыллары сабантуенда да аның чабышкылары беренче урыннарга лаек булган иде.

Хәсән Идиятуллин һәр елны үз хуҗалыгы биләгән 200 гектар җирдә сабантуй да оештыра. Анда башка төбәкләрдән дә спортчылар бик теләп катнаша. Ә быел милли бәйрәмебезне аеруча зурлап, хәтта республика дәрәҗәсендә оештырырга карар итә ул. Бу теләген күптән түгел Башкортстан татар эшкуарлары белән Казандагы җыенга барган чакта да бүлешә. Булдыклы милләттәшләребез аның башлангычын хуплый. Бу эшне Башкортстан Татар конгрессы да күтәреп ала.

Заһир Хәкимов

Заһир Хәкимов

Киңәшмәне Башкортстанның Татар конгрессы рәисе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов ачып җибәрде. Олы Теләктәге сабантуйны республика дәрәҗәсендә оештырырга теләүләрен белдереп, үзләренең Башкортстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Мәрдановка мөрәҗәгать итүен белдерде ул. Әлегә тәгаен генә җавап алынмаган.

Заһир әфәнде фикеренчә, сабантуйны оештыру башлангычы белән татар эшкуарлары һәм Татар конгрессы чыкса да, милли бәйрәмгә республика халыклары ассамблеясенә керүче башка милләтләр оешмалары вәкилләрен дә, мәдәни-тарихи үзәкләр җитәкчеләрен һәм аларның сәнгать осталарын да чакырачакларын ышандыра.

Сабантуйлар уздыру тәҗрибәсе турында сөйләп Хәсән Идиятуллин, үз хуҗалыгы биләмәләрендә республикакүләм чараны оештыру өчен һәммә мөмкинлекләр булуын дәлилләде. Чит яклардан килгән чабышкы атларны уңайлы шартларда тоту өчен иркен абзарлар да, кунакларга яшәү өчен урыннар да җитәрлек ди ул. Олы Теләк сабантуенда барлык олы бәйрәмнәрдә була торган ат чабышларыннан тыш, милли көрәш тә, башка күп төрле бәйгеләр дә оештырылачак. Хәсән әфәнде әйтүенчә, республиканың һәр төбәгеннән килергә теләүчеләр сабантуйда катнаша ала.

Фикер алышулар вакытында утырышта катнашучылар арасында бәйрәмнең статусына кагылышлы төрле чыгышлар булды. Кемдер аның республика дәрәҗәсенә җитүенә шик белдерсә, кайсы берәүләр бу бәйрәмне оештыруга Башкортстан халыклары ассамблеясен һәм башка милли оешмаларны җәлеп итмәскә кирәклегенә басым ясады. Шулай да башка милләтләр вәкилләре бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар булсын, үз тирмәләрен корсын, милли ризыкларын тәкъдим итсен, гореф-гадәтләрен күрсәтсен дигән фикерне күпләр яклый.

Алик Локманов

Алик Локманов

Бу мәсьәләне кызу бәхәсләргә кереп китүдән Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов коткарды. “Сабантуйны үткәрүнең төп җаваплылыгын үз өстенә Татар конгрессы һәм татар эшкуарлары алсын”, дип бу тәңгәлдәге фикерләшүгә нокта куйды ул.

Сөйләшүнең алдагы өлеше бәйрәмне финанслау мәсьәләсенә кагылышлы. Бу хакта да төрле фикерләр тыңланды. Быелга Олы Теләктәге киң колачлы сабантуйны оештыруга алдан бюджетта акчалар бүленмәгән булгач, республика һәм Иглин районы казнасыннан матди ярдәмгә өмет итү урынсыз. Шулай да утырышта катнашкан Иглин районы хакимияте башлыгы урынбасары бәйрәмдәге бәйгеләрдә җиңүчеләргә ничек тә бүләкләр хәстәрләрбез дип ышандырды.

Фәнир Галимов

Фәнир Галимов

Шундый шартларда күбрәк эшкуарлар һәм төрле химаячеләр ярдәменә генә таянып булачак. Бу хакта Туймазыдан килгән күренекле фермер Фәнир Галимов та кистереп әйтә. “Мин үзебездә берничә тапкыр шундый зур чаралар оештырдым, Әлбәттә, берүзеңә бик күп чыгымнар сорый торган бәйрәм бу. Шуңа да Хәсән әфәндегә изге ниятендә бергәләп ярдәм итик. Бәлки быел бюджет әллә ни зур да булмас, әмма бу башлангычны игълан иткәнбез икән, артка юл булмаска тиеш. Акча беркайчан да җитми ул, татар халкының булдыклылыгын күрсәтеп, бәйрәмне лаеклы үткәрик”, диде Фәнир әфәнде.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар Хәсән Идиятуллин хуҗалыгының матур табигать кочагында урнашуын искә алып анда илнең төрле төбәкләреннән туристларны җәлеп итү кирәклеген дә әйтте. Уфа кала советы депутаты Салават Гыймалетдинов бу җәһәттән үз ярдәмнәрен вәгъдә итә.

Тиздән бу утырышта катнашучыларның күбесе Ульяновски өлкәсендә үтәчәк Русия авыллары сабантуена бара. Анда Олы Теләктәге сабантуйга да чакырулар өләшеп булачак. Берочтан Уфадагы кунакханәдә урнашып читтән килгән кунаклар Башкортстан белән дә якыннанрак танышу мөмкинлеген алыр иде, диелде. Шул рәвешле, Хәсән Идиятуллин кебек булдыклы фермерларның уңай шартларын файдаланып, республикага ял итергә килүчеләр санын да ишәйтеп булачак. Илдәге икътисади кыенлыклар сәбәпле матди хәлләре мөшкелләнгән халык өчен эчке туризмны үстерү дә зыян итмәс, мөгаен, дип таралышты эшкуарлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG