Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия Русиягә кушылу референдумын 2017 елга кичектерә


Леонид Тибилов
Леонид Тибилов

Грузиядән аерылырга теләүче һәм Русия хәрбиләре контролендә булган Көньяк Осетия җитәкчелеге Русиягә кушылу референдумын 2017 елга кичектерергә карар итте.

Апрель башында бу референдумның 2016 елның августына кадәр узачагы игълан ителгән иде. Ул чакта Көньяк Осетия президенты Леонид Тибилов бу турыда Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшкәннән соң карар иткәнлеген белдерде.

Бүген исә Тибилов һәм парламент рәисе Анатолий Бибилов уртак белдерү белән чыкты. Анда “осетин халкының озын мөддәтле мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм Көньяк Осетия Республикасындагы иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итәргә омтылып” Русиягә кушылу турында референдумның 2017 елга кичектерелүе хәбәр ителә.

Анда шулай ук әлеге чараның республикада киләсе елда узачак президент президент сайлаудан соң оештырылачагы да әйтелә.

2008 елның августында Русия-Грузия сугышыннан соң Мәскәү Көньяк Осетияне һәм Грузиядән аерылырга теләүче Абхазияне бәйсез дәүләт дип таныды. Әмма моңа башка бер ил дә диярлек кушылмады.

Мәскәү 2014 елда Кырымны басып алып халыкара җәмәгатьчелек танымаган “референдум” уздырып аны аннексияләгәннән соң Русиягә каршы чикләүләр кертелде һәм илдә икътисади кризис башланды.

XS
SM
MD
LG