Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:38

Татарда бүген Савченко кебек милләт каһарманы була аламы?


26 май Казанда ТИҮ активистлары 1991 елдагы сәяси ачлыкның 25 еллыгын искә алды. Вәгъдә ителгән урын бирелмәү сәбәпле, чара идән астында үтте.

Татарстанда Русия президентын сайлатмау һәм мөстәкыйльлек декларациясен саклап калу өчен татар милләтпәрвәрләренең ачлык тотуына 25 ел тулган көннәр бара. Ул Украина хәрбие Надежда Савченконың ике ел Русия төрмәсендә утырып, 20 елга ирегеннән мәхрүм ителгәннән соң ватанына кайткан көннәргә туры килде. Аны Русиянең ике хәрбиенә Евгений Ерофеев һәм Александр Александровка алмаштырдылар. Савченконы ватаны каһарман кебек каршы алды.

25 ел элек татар хәрәкәтендәге активистларның, депутатларның, язучы һәм артистларның каһарманлык кылган вакытлары иде. 26 май татар иҗтимагый үзәгендә (ТИҮ) Фәүзия Бәйрәмова тоткан сәяси ачлыкның 25 еллыгын түгәрәк өстәл сөйләшүе белән билгеләп үттеләр. ТИҮ әгьзасы Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, аларны тагын алдаганнар. Башта җыелыр өчен Татар милли мәдәният үзәген бирәбез дигән булганнар, чарага бер көн кала гына ТИҮ үтенечен кире кагып, биредә башка чара булачак дип әйткәннәр. Шуңа күрә, бу түгәрәк өстәл сөйләшүе иҗтимагый үзәк бинасында - подвалда үтте.

Ә татарда Савченко кебек каһарманнар була аламы? Элек Бәйрәмова булган, ә бүген ничек? Чарада катнашучыларның фикерләрен белештек.

Галишан Нуриәхмәт, ТИҮ әгьзасы:

"Хәзерге заманда 25 ел элек булган вакыйгаларны күз алдына китереп булмый. Чөнки репрессив дәүләт, төрмә-полиция режимы урнашканда хәрәкәт итәргә куркалар. Шуңа күрә тиз арада гына татар халкының лидерлары килеп чыгуын күз алдына китерә алыйм. Татарстанның Савченкосы булуы мөмкин түгел, ләкин аның кебек хәрәкәт итүчеләр бар."

Нәҗибә Сафина, язучы:

"Татарның каһарманнары гаҗәеп күп. Ләкин алар турыдан-туры, бернинди нәтиҗәсез үлем авызына барып керергә теләмиләр. Фәүзия Бәйрәмова татарның Клара Цеткины. Каһарман булыр өчен мәҗбүри үлем авызына барып керергә кирәкми. Бүгенге көндә татар халкын һәм аның телен саклап калу мөһим."

Фазыл Вәлиәхмәт, ачлык чарасында катнашучы:

"Безнең милли каһарманнар Савченко кебек түгел. Без үзебезне корбан итеп милләт өчен көрәштек. Әмма бу көрәштә без явызлык белән түгел, ә тыныч юллар, гуманизм белән эш иттек."

Фәрит Зәкиев, ТИУ рәисе:

"Каһарманнар әлбәттә туа ала. Безнең халыкның дәүләтчелегенә кимендә ике мең ел. Татарда дәүләтчелеккә омтылу бетмәячәк. Бүген кәгазьдә генә булса да, безнең дәүләтебез бар, аны ныгытырга кирәк."

Зилә Хәмитова, укытучы, пенсионер:

"Әгәр халыкның түземлеге чигенә җиткән икән, каһарманнар үзеннән-үзе халык дулкынының өстенә чыга. Буген Зәки Зәйнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Нәҗибә Сафина, Айдар Хәлимне шундый каһарманнар рәтенә кертеп була. Башкалар кычкырып әйтмиләр икән, димәк куркаклар."

Җыелыш ипле генә башланып киткән иде. Кечкенә генә бүлмәгә 40лап кеше кереп тулды. Кысылсалар да, саф һавага сусасалар да, баштарак алар ипле генә, быел Тукай премиясе лауреаты исемен алган шагыйрь Газинур Моратның истәлекләрен тыңладылар. Ул да заманында Бәйрәмова янына чыгып ачлык тоткан икән. Әмма җыелыштагы тынычлык озакка бармады. Язучы Нәҗибә Сафина үз каршылыгын белдерде. Ул ТИҮ җитәкчелеген татар халкын якламауда, аның мәнфәгатьләрен кайгыртмауда гаепләде. Түгәрәк өстәлнең дә Милли мәдәни үзәктә түгел, ә подвалда уздырылуы алар эше ди ул. Ачы телле чыгышында Сафина җыелган халыкны Ирек мәйданына барып, түгәрәк өстәлне шунда дәвам итәргә чакырды. Җыелышка килүчеләр үзара килешә алмады. Шунлыктан аларның бер өлеше таралышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG