Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

"Мөселманнарның дини хисләрен сәяси һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә кулланалар"


27 майда Казан ратушасында "Русия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышы узды.

Җыелышны башлап әлеге төркемнең рәисе, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшүнең әһәмияте турында сөйләде. Әлеге чарада күбрәк гарәп илләре әһелләре чыгыш ясады. Барысы да берсүздән диярлек, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт укып, Казанда аларны бик яхшы каршы алулары турында әйтте. Шулай ук терроризмга каршы көрәш алып барырга кирәклеген ассызыклады.

Бары тик Берләшкән гарәп әмирлекләренең стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Әбдесам Әл-Кетби чыгышы гына башкаларныкыннан аерылып торды. Сүз башлаганчы ук ул гафу үтенеп, үзенең бернинди дипломатия корпусына карамавын һәм шәхсән үз фикерләрен җиткерү турында әйтте.

"Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкәндә иң элек аны тудырган сәбәпләрне бетерергә кирәк. Без һаман ниндидер йомык даирәдә әйләнәбез сыман. Бу турыда күп сөйләшәбез, көрәш алып барабыз, әмма әлегә чыгу юллары күренми. Бу сәбәпләр - хәерчелек, гаделлекнең булмавы, кайбер илләрнең ике төрле принцип алып баруы. Болар барысы да кешеләрне экстремизмга этәрә. Бүгенге көндә Фәләстин, Сүрия, Гыйрак, Йәмән һәм башка күп кенә проблемнар хәл ителмәгән.

Бездән чын исламны урладылар. Бу урлаучылар үзләрен чын мөселман итеп күрсәтә, әмма чынлыкта алар ислам дөньясына зур зыян салучы адашкан җаннар. Русиянең әлеге ислам проблемнарын хәл итүдә зур шанслары бар. Әмма ул сак булырга тиеш. Сүриядәге хәрби бәрелешләр һичшиксез Русиягә зыянга эшләнә. Без Советлар берлеген дә еш искә алабыз. Ул да заманында безгә ислам проблемнарын чишәргә ярдәм итә иде. Гарәпләр Американы да үзләренең элекке арадашчылары дип саный. Әмма алар бу ил башкарган эшләрдән зыян күрә.

Билгеле, зур сәясәттә һәркем үз ягын карый. Ислам банкын булдыру - бу яхшы эш әлбәттә. Әмма гарәпләрнең проблемы шунда - башта яхшы идеяләр булдырып, шуны ясарга кирәк дибез дә, асылда эшкә тотынгач, бу гамәлләрдән кире кайтыла. Иң мөһиме - проблемның асылын аңларга кирәк. Шул очракта гына без бу афәткә каршы нәтиҗәле көрәшә алачакбыз”, диде Эбтесам Әл Кетби.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышында: “Бүген мөселманнарның дини хисләрен, экстремистик рәвешле сәяси һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә кулланалар. Без моны Әфганстан, Либия, Сүриядә күрәбез. Кызганыч, Русия мөселманнары шулай ук бу уенга тартыла. Алар бу сәяси уенны алып баручылар кулында коралга әйләнә. Күбесенчә төрле интернет ресурслардан яшьләрне кире юлга кертәләр. Буген Русия ислам мәгарифенә бу агымнарга каршы торуы авыр”, - диде.

Җыелышның беренче яртысында “Татфондбанк” белән Ислам үсеш банкы арасында килешү төзелде. Журналистлар белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов та, Ислам үсеш банкы җитәчесе Әхмәт Мөхәммәд Али дә ике яклы килешүнең нәтиҗәле, файдалы һәм бик кирәкле булуын әйтте.

Җыелыш барышында Рөстәм Миңнеханов исеменә Чечен республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыровтан хат килүе әйтелде. Ул “Русия – ислам дөньясы” төркеменең чираттагы җыелышын Грозныйда үткәрергә тәкъдим ясаган. Татарстан президенты бу тәкъдимне кабул итеп, киләсе җыелышның Грозныйда булачагын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG