Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Ижауда Удмуртия һәм Татарстан депутатлары тел проблемнары турында сөйләште


Ике республиканың депутатлары һәм хакимият вәкилләре

Ике республиканың депутатлары һәм хакимият вәкилләре

Удмуртиядә эшлекле сәфәрдә Татарстан парламенты вәкилләре булып китте. Депутатлар һәм милли хәрәкәт әгъзалары телләр турындагы кануннар һәм аларның гамәлгә ашырылуы хакында түгәрәк өстәл артында сөйләште.

Удмуртиядә бүгенге көндә 136 милләт гомер итә. Татарстан да күпмилләтле республика. Шуңа да республикаларда яшәүче төп татар һәм удмурт халкының һәм башка милләтләрнең телен саклап калу, үстерү иң зур проблема булып тора. Татарстанда Русиядә беренчеләрдән булып телләр турында канун инде туксанынчы еллар башында ук кабул ителсә, Удмуртиядә бу эшне 2000 еллар башында гына тормышка ашыра алдылар.

2002 елда уздырылган халык санын алу мәгълүматларына караганда, удмуртларның 71,8%ы туган телендә аралашса, 2010 елда җанисәп алуда аларның 56%ы гына туган телендә сөйләшүен белдергән. Татарларны алсак, 2002 елда 74,1%ы туган телен татар теле итеп билгеләсә, 2010 елда бу сан бары тик 43%ка калган. Удмуртиянең милли сәясәт министрылы исә бу хәлне хисап алучыларның хатасы да булуы мөмкин дип акларга тырыша. Әмма республикада татар сыйныфларын гына алсак – алар 90нчы еллар азагында 20дән артык булса, бүген республикада 14 кенә.

Удмуртиядә телләрне саклау максатыннан “Удмуртия республикасында дәүләт телләрен һәм Удмуртия республикасындагы башка халыкларның телләре” дип аталган канун кабул ителде. Ул ике этапта 2005-2009 һәм 2010-2014 елларда тормышка ашырылды. Бүген “Этносоциаль үсеш һәм этникара мөнәсәбәтләр” дип аталган дәүләт програмы нигезендә эш алып барыла. Програмда Удмуртиядә гомер итүче халыкларның телен үстерү һәм саклап калу дип аталган аерым бүлек тә бар. Шулай ук республика хакимияте карамагында удмурт телен үстерү, өйрәнү һәм популярлаштыру буенча координацион берлекнең проекты булдырылды. Аның нигезендә башка телләрне үстерү буенча програм әзерләнә. "Болар барысыда канун булып кәгазьдә генә калуы ихтимал, әгәр дә туган тел гаиләдә кулланмаса", диде Удмуртиянең милли сәясәт министры урынбасары Павел Орлов. Моңа җавап итеп Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев телнең кулланышын гаиләгә генә йөкләп калмаска, аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм мәктәпләрдә өйрәтүне билгеләде.

Сулдан уңга: Татарстан кунаклары - Разил Вәлив, Илдар Мөхәммәтов, Николай Владимиров

Сулдан уңга: Татарстан кунаклары - Разил Вәлив, Илдар Мөхәммәтов, Николай Владимиров

Удмурт телен Татарстанның 29 мәктәбендә үзләштерәләр, 13 балалар бакчасында нәниләрне милли рухта тәрбияләр. Удмуртиядә удмурт телен 216 мәктәптә һәм 229 балалар бакчасында үзләштерәләр. Әле быел гына удмурт теле дәреслекләре яңа стандартларга яраклаштырылып федераль исемлеккә кертелгән. Татарстан инде бу эшне берничә ел элек башкарып чыкты, Удмуртия мәктәпләренең татар сыйныфларын да шушы яңа китаплар белән тәэмин итте.Татар теле быел республиканың 14 мәктәбендә фән буларак, факультатив һәм түгәрәкләрдә 5 белем йортында укытыла, 20 бакчада милли тәрбия бирелә.

Ижау шәһәренен татар этнокомпоненты нигезендә эшләүче Габдулла Тукай исеме бирелгән 6нчы гимназиягә республиканың этномәдәни компоненты ресурс үзәге статусы бирелде. Шундый ук статус Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасына биреләчәк дип ышандырды Удмуртиянең мәгариф министры урынбасары Игорь Белозеров. Ул шул ук вакытта Татарстандагы удмурт этнокомпонентын кулланып эшләүче белем йортлары өчен дә шундый статуслы мәктәп булдыруны тәкъдим итте.

"Телләр турында кануннар бар. Аларны бик авырдан кабул ителүе хакында ике республиканың депутатлары сөйләде. Әмма канун булдыру бер нәрсә булса, аларны тормышка ашыру бик зур проблем", диде Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Ул журналистлар белән аралашуда: “Удмуртиядә гомер итүче татарларга мөнәсәбәт яхшы булуын беләбез, аны күреп китәргә дип килдек, без монда кунак кына түгел, без юкка гына килмәдек. Проблемнар бар икәнен дә беләбез. Татар гимназиясе элек гөрләп эшләде, бүген аның хәле аяныч. Карап китәргә дип килдек. Дөрес, гимназиягә алып бармадылар, димәк, күрсәтәселәре килмәгәндер”, диде Разил Вәлиев.

Удмуртия депутатлары: Энвил Касыймов һәм Наталья Сударикова

Удмуртия депутатлары: Энвил Касыймов һәм Наталья Сударикова

Шул ук вакытта кунакларны бер игән, барлык шартлары булган, заманча техника, хәтта үз метеостанциясе булган удмурт гимназиясенә алып бардылар. Ә татарлар тормышы белән әлегә Халыклар дуслыгы йортындагы татар бүлмәсе белән генә таныштылар. Дөрес, татарларның хәлен ишетми китмәде депутатлар. Удмуртия татарларның милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова, аулакта аяныч хәлләр турында Разил Вәлиевка җиткердем, диде. Татарстаннар республика Конституциясенең 14нче маддәсенә нигезләнеп ярдәм итү юлларын эзләргә ышандырды.

Түгәрәк өстәл артында фикер алышу, эшлекле сөйләшү Дәүләт бинасында узды. Ике республика вәкилләре кабул иткән кануннар, аларның ничек тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Удмуртия Дәүләт шурасы депутаты Энвиль Касыймов “Бүген ике республика арасында эшлекле аралашу, ярдәм итү яхшы дәрәҗәдә куелган. Бүгенге сөйләшү дә Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының безнең коллегалар гына түгел, киңәшчеләр булуын күрсәтте. Безнең проблемнар уртак, аларны юк итү юлларын да бергә эзләрбез”, диде.

Очрашуда катнашучылар кабул ителгән резолюциядә дә телләрне югалту куркынычы чигенми, шуңа да бер-беребезнең тәҗрибәсен кулланып эш итәргә дигән нәтиҗәгә килделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG