Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:20

"Милләтебез хәзинә"ләренең максаты – чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларында халкыбыз һәм мәдәниятебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

1-9 июнь көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” балалар сәламәтләндерү лагере базасында чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен "Милләтебез хәзинәләре" дип аталган лагерь эшләячәк.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтүенчә,

Беренче сменага 11 төбәктән барлыгы 60лап бала киләчәк. Алар арасында Ульян, Рязань, Әстерхән, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Коми, Марий Иле, Мордовия һәм Татарстаннан балалар бар.

Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, смена, күбрәк, татар телен өйрәтү, балаларда ана теленә карата мәхәббәт уяту максатыннан оештырыла. Моның өчен махсус “Анам теле — күңелем теле” дип исемләнгән дәреслек эшләнелгән. Ул татар, урыс, инглиз телләрендә язылган, шулай ук дәреслеккә кушымта буларак аудиодәресләр дә бар.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, татар теле дәресләрен лагерьда ял итүче балалар теория ягыннан гына түгел, гамәли яктан да үзләштерәчәк. Соңрак белемнәр тоталь диктант белән ныгытылып, алар башкарган күнекмәләр җыйналган папка балаларның ата-аналарына юлланачак.

“Билгеле инде, 10-14 көн эчендә генә татар телен өйрәнеп булмый. Шуңа да без әти-әниләрне көн саен балалары белән татарча сөйләшергә өндибез”, - ди Сафина. Аның сүзләренчә, лагерьда ял итү 5,6 мең сум тора. Юл чыгымнары да әти-әни җилкәсенә төшә.

Белем бирүчеләргә килгәндә, балаларга татар телен әйдаманнар өйрәтә, төрле мастер-класслар уздыра. Шуңа да әлеге сменага әйдаманнарны кабул иткәндә аларның татар телен бик яхшы белүне таләп итеп куябыз, дип хәбәр итте “Идел” яшьләр үзәге вәкиле.

Әлеге смена тәмамланганнан соң, “Идел” яшьләр үзәгендә икенче смена уздырылачак. Анда барлыгы 180 бала катнашуы көтелә. Сафина хәбәр итүенчә, әле бу сменалардан тыш та 50 дән артык мөрәҗәгать бар.

XS
SM
MD
LG