Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

31 май көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы чираттагы "Акыл фабрикасы"н үткәрергә җыена. Бу юлы ул татар тарихына багышланган лекторий форматында уза.

31 май көнне Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы "XX гасыр татар тарихы" темасына "Акыл фабрикасы" белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясен үткәрә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин Азатлыкка белдергәнчә, чарада өч чыгыш көтелә: Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов Татар республикасына нигез салучылар турында сөйләячәк, Казан федераль университетының татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков “100 ел элек татарлар арасында барган иҗтимагый бәхәсләр” темасына чыгыш ясаячак, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Татар республикасының альтернатив проектлары белән таныштырачак.

Моннан тыш чара барышында ​"Татарстановедение" дип аталган интерактив уен оештыралачак. Фәннәр академиясе "Татармультфильм" оешмасы һәм Татар балалар нәшрияты белән берлектә әзерләгән "Татарларның килеп чыгышы" видеодәресе тәкъдим ителәчәк. Аның трейлеры белән Азатлык укучылары инде хәзер таныша ала:

Чарада катнашыр өчен гаризалар кабул ителә. Барлыгы 40-50 кеше катнашуы көтелә, дип сөйләде Азатлыкка Тәбриз Яруллин.

"Акыл фабрикасы" - 2015 елның декабреннән Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла торган мәгърифәт проекты. Татар яшьләренә кызыклы булган төрле темаларга багышланган бу чаралар яшьләрне уйланырга, хәрәктләнергә һәм яңа проектлар булдыруга юнәлгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG