Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:52

Стрелков урыс мәнфәгатьләре өчен көрәшәчәк оешма булдыруы турында игълан итте


Оешманың максаты - "Русияне урыс милләте мәнфәгатьләренә хезмәт итүче урыс халкы дәүләте буларак торгызу" дип билгеләнде.

Шимбә көнне Мәскәүдә "Гомумрус милли хәрәкәте" декларациясе басылып чыкты. Аны 2014 елда Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе Игорь Стрелков (Гиркин) җитәкли. Шимбә көнне узган җыелышта оешманың максаты - "Русияне урыс милләте мәнфәгатьләренә хезмәт итүче урыс халкы дәүләте буларак торгызу" дип билгеләнде.

Декларациядә шулай ук оешманың "Русиядә урыс милләтенең сәяси ситстема, милли капитал һәм мәгълүмати ресурслар өстеннән контрольны үзенә алуы" әйтелә.

"Новороссия" хәрәкәте сайтында басылган текстта "Гомумрус милли хәрәкәте"ндә катнашучылар башка илләрдә яшәүче һәм "дискриминациядән зыян күрүче" урысларның ирекләре һәм мәнфәгатьләре өчен көрәшәчәге билгеләнә.

Стрелков инде элегрәк берничә тапкыр Русия хакимияте сәясәтеннән канәгать түгеллеген белдергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG