Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майның истә калырлык өч кинопремьерасы


 "Алиса Көзге артында" фильмыннан күренеш
"Алиса Көзге артында" фильмыннан күренеш

Май ахыры, гадәттәгечә, кино премьераларына бай вакыт. Кино сөючеләр озак вакыт көткән фильмнар бер-бер артлы экраннарга чыга башлады. Азатлык аларга күзәтү ясый.

Укучыларның җәйге яллары башлану алдыннан, яз ахырында күп кенә кино ширкәтләре үзләренең төп проектларын экраннарга чыгара. Бу вакыт кино өчен шактый табышлы санала икән. Шуңа бәйле, соңгы айларда сыйфатлы һәм кызыксыну уяткан фильмнар кытлыгы кинәт кенә атна саен чыккан зур премьералар вакытына алышынды.

Май аенда дөнья күргән өч зур премьераны Азатлык бер күзәтүгә берләштерергә булды. Сәбәбе гади - болар барысы да миллионнарча җанатар тарафыннан озак вакыт дәвамында көтелгән премьералар. Шуңа бәйле бүгенге күзәтүдә без "Америка капитаны: Гражданнар сугышы", "X-Men: Дөнья бетүе" һәм "Алисә Көзге артында" фильмнарын тәкъдим итәбез.

"Америка капитаны: Гражданнар сугышы"

Marvel киностудиянең комикслар сериясе инде күптәннән иң кыйбат һәм табышлы киносериягә әйләнгән. Бюджеты 250 миллион доллар булган бу фильм урынына чыннан да дистәгә якын башка фильм төшереп булыр иде. Тик нәкъ "Америка капитаны"ның уңышы кечкенә бер факт белән дәлилләнә: интернетка аның беренче трейлеры чыккач, бер тәүлек эчендә аны 64 миллион тапкыр караганнар. Бу узган елгы "Йолдыз сугышлары" рекордын узган.

Кызыклы факт: Роберт Дауни гонорары барлык башка актерларныкын бергә санаганда да югарырак

Фильм сюжеты элеккеләрдән аерыла: моңа кадәр кешелек һәм гаделлек өчен көрәшкән "үч алучылар" каһарманнар төркеме икегә аерыла. Каһарманнарны контрольга алуны мантыйклы дип санаган Тони Старк (сүз уңаеннан, бу рольне башкарган Роберт Дауни гонорары барлык башка актерларныкыннан югарырак) төркеменә каршы контроль һәм буйсынуга каршы чыккан Стив Роджерс төркеме тора. Мәсьәләнең четереклелеген аңсыз рәвештә явызлыкка хезмәт иткән Америка капитаны дусты да өсти. Нәтиҗәдә - игелек көрәшчеләре бер-берсе белән сугыша башлый.

Фильм чыннан да тамашачыны үзенә җәлеп итә. Кино уртасындагы көрәш барлык кинотеатр тамашачыларын (зал тулы иде) кәнәфиләрнең кырыенда утырырга мәҗбүр итте. Финал исә бик драматик һәм хисле килеп чыкты. Мәгънәви яктан фильм авыррак кабул ителсә дә (яхшылыкның бер-берсенә каршы көрәше дөрес була алмый), махсус эффектлар һәм визуаль бизәлеш тискәре хисләрне тулысынча юкка чыгарды. Шуңа бәйле алда чыгачак Marvel фильмнарына кызыксыну бары тик үсә барачак кына.

"X-Men: Дөнья бетүе"

Шулай ук Marvel кулы тигән, ләкин нигездә "20th Century Fox"ның җимеше булган X-кешеләре фильмын да тамашачылар ике ел көткәннәр. Мутантлар турында бу фильм сериясе, фантастик эчтәлегенә карамастан, һәрвакыт чынбарлыкка якын иде һәм җәмгыятьтә толерантлык, чыдамлылык идеяләрен алга сөрә иде. Тик бу юлы фильм гадәти кысалардан чыгып, инде бөтенләй фантастик-хыялый яссылыкка чыкты.

Бу юлы X-кешеләренә борынгы Апокалипсис исемле мутантка каршы көрәшергә туры килә. Үз максаты итеп бөтен дөньяны юкка чыгаруны куйган бу мутант образына нигәдер дини һәм окультик эчтәлек өстәгәннәр. Нәтиҗәдә, чынбарлык, фантастика һәм окультизм боткасы килеп чыга. Шуңа бәйле персонажларны ачуга да урын калмаган диярлек.

Уңай якларга килгәндә, беренчел дәрәҗәле оста актерлар уенын атап була. МакЭвей, Фассбендер, Лоуренс уены, гадәттәгечә, югары осталыкта. Яңа ачылган Эван Питерс персонажы да шактый кызыклы, аның катнашындагы slow-motion эпизоды - фильмның иң кызыклы һәм истә калырлык мизлгелләрнең берсе. Өстәвенә, пафослы һәм драматик эчтәлек бу киноны кимендә бер тапкыр карарлык итә.

"Алисә Көзге артында"

Ә менә бу киноны әкият һәм могҗизалар яраткан тамашачылар инде алты ел көткән. Тим Бертон башкаруындагы "Алисә могҗизалар илендә" фильмы инде ерак 2010да дөнья күргән иде. Үз принципларына тугъры булып, бу юлы продюсер урынын алган Тим Бертон Льюис Кэрролның классик текстыннан берни калдырмый, тулысынча яңа фантазиягә корылган әкият барлыкка китерә.

"Башкаларга биргәнең генә үзеңдә мәңгегә калачак"

Үз дустын коткару максатыннан Алисәгә бу юлы аның үткән тормышына сәяхәт тотарга туры килә. Моның өчен Вакыт персонажы белән танышып, аннан хронометр дигән җиһазны "алып торырга" туры килә. Шуны ассызыклыйк: Саша Барон Коэн башкаруындагы Вакыт персонажы - бу фильмның иң көчле мәгънәле элементы. Аның башкаруындагы цитат-өземтәләр яшь тамашачыларга да, олыларга да тормышның бәхәссез фәлсәфәсен ачып бирә. Мисал өчен "Башкаларга биргәнең генә үзеңдә мәңгегә калачак" гыйбарәсе альтруизм һәм ярдәм итү төшенчәләрен ача, татар халкына якын булган ислам принцибын да (кеше белән бары тик ул җыйган савап-әҗерләр калуы) куәтли. Шуңа бәйле, гаиләле-балалы кешеләргә бу фильмга барып килү шактый файдалы булырга тиеш.

Фильм караганнан соң күңелдә җылылык тарала. Моны әкияти атмосфера да, Денни Элфманның кабатланмас музыкасы да, актерларның самими уйнавы да барлыкка китерә. Тәрбияви эчтәлеге исә фильмның гамәли файдасын дәлилли генә: үзенә ышану, игелек кылу һәм гафу итү сәләтенә чакыру. Хәзерге вакытта күп фильмнарда дуслык һәм гаилә әһәмияте - сирәк күренеш. Киноәсәрдәге мәгънәле өземтәләрдән аерым китап ясарга мөмкин: "Үткәнне үзгәртеп булмый, ләкин аннан гыйбрәтле дәрес алып була".

XS
SM
MD
LG