Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Олыкүл авылы мәчетле булды


Омски өлкәсенең Олыкүл авылында мәчет ачылышы тантанасы. 20 май 2016
Омски өлкәсенең Олыкүл авылында мәчет ачылышы тантанасы. 20 май 2016

20 майда Омски өлкәсе Большеречье районының зур булмаган Олыкүл авылында мәчет ачылды. Төзелеш эшләрен моннан 13 ел элек авыл халкы тәртипкә утырмасмы дип Мансур Нурмөхәмәтов башланган була.

Себертатарлар үзләре авылларын Оллокүл дип атап йөртә. 2003 елда шушы авылда туып үскән Мансур Нурмөхәмәтов авыл халкын денгә кертәм дигән максат белән мәчет төзелеше эшләрен башлап җибәрә. Ул вакытларда авылда эчүчелек тә, җинаятьчелек тә киң җәелгән була. Әмма Мансур әфәнде мәчетнең бинасын гына төзергә өлгерә, улы Ринат белән юл һәлакәтенә очрап вафат булалар. Авыл халкына гыйбадәт йортының әзер булуын тагы 10 елдан артык көтәргә туры килә.

Бары тик быелның март аенда гына Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте һәм аның карамагында булган Омскиның Хаир-Ихсан мәчете тырышлыгы белән төзелеш тергезелә һәм май ахырында тәмам да була. Нурмөхәммәтовның икенче улы Руслан да әтисе башлаган бу изге эштән читтә калмый – төзүчеләрне таба, эш барышын тикшерүдә тота, үзе дә төзелештә катнаша.

Мәчет ачылышына Омски өлкәсенең төрле авыл-районнарыннан 40 имам килә. Омскидан, Тара һәм Тевриз районнарыннан да халык бу чарада катнаша. Олыкүл авылы клубы мөдире Ермек Җуматаев сүзләренчә, килүчеләр саны 150дән артык була.

Нәфигулла Аширов кызыл тасманы кисә
Нәфигулла Аширов кызыл тасманы кисә

Русия мөуфтиләр шурасы рәисташы, Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Әширов мәчет ачу тантанасын башлап җибәрә. Тәбрикләү чыгышларыннан соң тасма киселә, яңа мәчеткә кереп, намаз укыла, аннан соң "Умырзая" фольклор ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр, җырлар яңгырый. Ахырда барлык халык мәчет ишек алдында корылган зур табынга чакырыла, имамнар өчен аш махсус куелган тирмәдә әзерләнә.

Саф татар авылы булса да, 10 еллар элек Олыкүлдә тәртипсезлек тә, эчүчелек тә хөкем сөрә.

"Хәзер авылыбыз үзгәрде, чөнки халыкка яшәргә, исән калырга кирәк – бер өлеше төньякка эшкә йөри, бер өлеше авылда эшлиләр. Бер генә гаилә игенчелек белән шөгыльләнә. Шакир Ильяминовлар гаиләсе. 10-15 гектар гына җирне эшкәртәләр, тракторлары, комбайннары бар.

Мал тотучылар шактый, ит җитештереп сату итәләр. Пенсия яшендәгеләр күбәйде, билгеле, пенсия акчасына яшиләр, хәтемнәргә –Коръән ашларына йөриләр, халык дингә тартыла, мәчетебез дә буш тормас. Махсус укыган муллабыз юк әлегә, авыл өлкәннәре Ширьяздан Тухтаметов, Изатулла Искәндәровлар имам вазифаларын үтиләр", ди Җуматаев.

Олыкүлдә мәктәп юк. Моннан дүрт ел элек ябылган. "Ничек сорасак та, ачмадылар, балаларны күрше Могильно-Посельское дигән урыс авылына автобус йөртә, узган елда уку яшендә 11 бала иде, быел алтыга калды", ди Ермек әфәнде.

Яшьләр авылда күп түгел, 15ләп кенә кеше. Аларның берничәсе Омскига укырга йөри, калганнары төрле вакытлы эш белән мәшьгулләр.

Узган ел 485 еллыгын билгеләп үткән бу авылда 44 кенә хуҗалык санала, теркәлгән халыкның саны – 152. Җуматаев сүзләренчә, 1982 елда Олыкүлдә 280 кеше яшәгән. 1931 елда уздырылган җанисәп нәтиҗәләренә күрә, ул вакытта Большеречье районында 4640 татар яшәгән. 2016 елда районда яшәүче татарлар саны 3034кә калган.

XS
SM
MD
LG