Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Тоткарланган кырымтатар балаларына ярдәм итәргә чакырган Буджуровага прокуратура кисәтү ясаган


Буджурова тоткарланган кырымтатар балаларына ярдәм итү өчен фонд оештырырга чакырган иде.

Журналист Лилия Буджуровага Акмәчет шәһәре прокуратурасы вәкилләре "Экстремизмга каршы тору турындагы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы канунны бозу ярамаганлыгы" турында кисәтү тапшырганнар. Бу хакта Буджурова үз Фейсбук битендә яза.

"Бу «җинаятьләрне алар минем Фейсбуктагы постларда һәм Crimeantatars.clubтагы "Хәзер инде бу безнең балалар" дигән блогымда тапканнар. Балаларга ярдәм итәргә чакыру хәзер экстремизм икән», ди ул.

Билеле булганча, "Хәзер инде бу безнең балалар" дигән язмада Буджурова тоткарланган кырымтатарларның, мөселманнарның балаларына ярдәм оештырырга чакырган иде.

"Кырымтатарлар беркайчан да балаларны кайгыда калдырмаган. Безнең халык өчен чит балалар юк. Хәзер алар барысы да безнең балалар. Әтиләренең мөмкинлеге булмаган чорда без аларны ярдәмсез калдырмаска тиеш. Шуңа фонд булдыру турында уйлашырга кирәк", дип яза ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG