Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Дубравная" чаңгы базасын саклап калуны таләп итеп ялгыз пикет узды


Пикетка чыккан Рөстәм Бикеев “Гитлер китаплар яндырган, Сталин чиркәүләр җимергән, безнең хакимият чаңгы базалары сүтә”, дигән язу күтәреп торды.

“Дубравная” чаңгы базасы директоры Рөстәм Бикеев базаны сүтү турындагы 3 июньгә билгеләнгән чираттагы мәхкәмә утырышы алдыннан Казанда ялгыз пикетка чыкты. Ул хөкүмәт бинасы янында басып, “Гитлер китаплар яндырган, Сталин чиркәүләр җимергән, безнең хакимият чаңгы базалары сүтә”, дигән язу күтәреп торды.

Исегезгә төшереп узабыз, казаннар яратып йөри торган “Дубравная” шәхси чаңгы базасы 10 сутый кечкенә генә җир алып тора. Базаның ике елга бирелгән аренда вакыты тәмамланып килә. Сигез ел элек база үз мәйданының зур өлешеннән колак каккан булган – аны төзелешкә биргәннәр. Ә хәзер база бөтенләй юкка чыгырга мөмкин.

Интернетта Change.org сайтында “Дубравная” чаңгы базасын саклап калу петициясенә имза җыю бара. Бүгенге көндә документка 1500 дән артык кеше кул куйган.

"Базаны җимереп ташласак, Русиянең беренче “антиспорт” башкаласы булачакбыз", ди Бикеев.

XS
SM
MD
LG