Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Түрәләр Казанның 30нчы санлы мәктәбе ябылмаячагын вәгъдә итте


Түрәләр мәктәптәге очрашу вакытында

Түрәләр мәктәптәге очрашу вакытында

Түрәләр Казанның 30нчы санлы мәктәпне ябуга каршы чыккан ата-аналарны тынычландырган. Алар уку йорты таркалмаячак, балалар шул ук бинада белем алуларын дәвам итәчәк дип вәгъдә биргән.

Башта “Радуга” исемен йөрткән, аннары Казанның 30нчы санлы мәктәп булып эшчәнлеген дәвам иткән уку йорты тирәсендә купкан шау-шу турында Азатлык язган иде. Мәктәп лицензиясез эшли, кирәкле документлар ала алмаганга балаларга Казанның 113нче санлы мәктәпкә күчерәбез дип тәкъдим ителде. Әмма ата-аналар моңа риза булмады. Мәктәпне юридик зат буларак сакланып калу, үз акчаларына төзекләндерелгән бинада белем алуны дәвам итәр өчен хокукларны яклау өчен куйган көч юкка китмәгән булып чыкты. Һәрхәлдә ата-аналар шундый өметле карашта.

Алар түрәләрнең кымшануы Русия президенты Владимир Путинга хат язуы, мәктәпне яклап интернетта имзалар җыю, матбугаттагы язмалардан соң барлыкка килде дип әйтә. Ата-аналар фикеренчә, мәктәп тирәсендәге ыгы-зыгы берсенә дә кирәкми. Казан түрәләре 30нчы санлы мәктәпнең язмышы хакында ата-аналар белән очрашкан. Безгә бу турыда эшмәкәр Илгиз Вәлиуллин хәбәр итте.

Мәктәп укучылары

Мәктәп укучылары

Илгиз – дүрт балалы гаилә башлыгы. Өлкән уллары быел 30нчы мәктәпнең 6нчы сыйныфын тәмамлаган, лицей-интернатка керергә тели. Икенче балалары 1нче сыйныфны бетергән, өченчесе көзен беренчегә барырга ниятли, ул моңа кадәр мәктәпнең әзерлек төркемендә тәрбияләнә. Вәлиуллиннар Казанның Азин ягында яши, көн саен иртән гаилә башлыгы балаларын машинага төяп мәктәпкә илтә, дәресләре бетүгә кире өйләренә алып кайта. Ул мәктәптә әхлак, тәртип югары дәрәҗәгә куелган, шуның белән кадерле дип аңлата.

“Узган атнада безнең мәктәптә Казан шәһәренең башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Фәттахов, Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, аның урынбасары Илнар Һидиятов булып китте. Алар килә дип без - ата-аналар да җыелыштык. Түрәләр башта мәктәпне карады. Мәктәпне ябуга сәбәп булган өченче кат белән җентекләп таныштылар. Сыйныфларга да кереп чыктылар, укытучылар, балалар белән аралаштылар.

Дамир Фәттахов ата-аналарга борчылмаска кушты

Дамир Фәттахов ата-аналарга борчылмаска кушты

"Дамир Фәттахов безнең белән ачыктан-ачык сөйләште. Ул: "Мәктәп мәсьәләсен җентекле тикшердем, өйрәндем. Ышандырып әйтәм: мәктәп таркалмаячак", дип әйтте. Ул юридик зат булып сакланачак. Моннан тыш берсе дә безне мәктәп бинасыннан куып чыгармаячаклары турында да әйтте. Фәттаховтан өченче кат язмышы турында да сорадык, ул техник паспорты тәртиптә, ясалган экспертиза бар бит дип әйтте. Кадастр пулаты белән ни хәл булып бетәр – анысын белмим. Моңа өстәп әле мәктәп лицензиясез эшли дип мөдирләрне мәхкәмәгә биргәннәр иде. Аның утырышлары булды. Дамир Фәттахов безне берни өчен дә борчылмаска, "барысы да уңай хәл ителәчәк, мин бу эшне шәхси күзәтүгә алам," дип әйтте. Без ышанырга телибез. Түрәләр "балалар тыныч кына ялга китсен" диде.

Хәзерге вакытта мәктәптә җәйге алан вакыты. Мөдир, укытучылар һәм ата-аналар белән аралашканда алар ремонт ясарга әзерләнүе турында әйтте. Тиздән шул эшкә тотынабыз, дип аңлаттылар.

"Без Русия президенты Владимир Путинга хат язган идек. Ул барып ирешкән, әмма Казанның мәгариф идарәсенә кире әйләнеп кайткан. Түрәләргә мәсьәләрне уңай хәл итүгә шул хат та, ата-аналарның мәктәпне яклап чыгып шау-шу куптаруы да этәргеч биргәндер дип уйлыйм", дип сөйләде Азатлыкка Илгиз Вәлиуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG