Accessibility links

Кремль Эрдоганга җавап кайтарды


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Песков Төркия Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлауны бәреп төшерелгән очкыч өчен гафу үтенүдән башларга тиеш дип саный.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәүнең Төркия белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганнан нинди адымнар көтүен аңлатты.

Песков сүзләренчә, Русия очкычы бәреп төшерелгәннән соң президент Путин Төркия тарафыннан гафу үтенүне, булган хәлгә аңлатма бирүне, очкыч өчен һәм үлгән очучының гаиләсенә компенсация түләүне таләп иткән иде.

"Әлегә Төркия бу өлкәдә бернинди адым ясамады", диде ул.

Билгеле булганча, 31 май көнне Төркия президенты Рәҗәй Тайп Эрдоган ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайлау өчен Мәскәүнең Анкарадан нәрсә таләп итүен аңламавын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG