Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантларны тестларга әзерләүче методиканы КФУ булдырачак


Мигрантларга тестлар әзерләү методикасы белән шөгыльләнү өчен КФУда махсус үзәк төзеләчәк.

Казан федераль университетында мигрантлар педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге барлыкка киләчәк. Әлеге карар КФУның гыйльми утырышында хәл ителгән, дип яза Kazanfirst.

Элегрәк Мәскәүдәге координация үзәге КФУ базасында чит ил ватандашларына тест уздыру үзәген ачуны йөкләгән иде. Ул КФУның Казан халыкара лингвистик үзәгендә Тестлар һәм экспертизалар үзәге буларак эшләячәк.

Яңа төзеләчәк мигрантлар педагогикасы үзәге Тестлар уздыру үзәген хезмәткәрләр белән тәэмин итәчәк һәм чит ил ватандашларын тестларга әзерләү өчен методика булдыру белән шөгыльләнәчәк.

Русиягә эшкә килгән мигрантларга урыс теленнән имтихан тапшыру турындагы канунны президент Владимир Путин 2014 елның апрель азагында имзалаган иде. Әлеге канунга күрә, эшкә, вакытлыча яшәргә хокук алу өчен мигрантлар имтихан тапшырырга һәм сертификат алырга тиеш. Имтиханда тарихны, Русиянең төп кануннарын һәм урыс телен белүеңне дәлилләргә кирәк.

XS
SM
MD
LG