Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Сабантуйга бүләк җыйдылар


Бүләк җыючылар
Бүләк җыючылар

30-31 май көннәрендә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең татарлар күмәк яшәгән Ленин районы урамнарында Сабантуена бүләк җыю чарасы оештырылды. Милли бәйрәм 4 июнь Сарапул шәһәрендә, Камбарка, Балезино районнарында үтәчәк.

Борынгыдан калган йола - Сабантуенда катнашучыларга бүләк җыюны Ижауда 90нчы еллар башында берничә тапкыр оештырып карадылар. Әмма ул ни сәбәпледер гадәткә кермәде. Рафилә Рәсүлева “Яңарыш” газетасында эшли башлагач, әле тагын “Бәхет” ансамбле белән җитәкчелек итүне дә йөкләгәч, авылда үскән елларын исенә төшереп, бүләк җыюны гадәткә кертүне максат итеп куя.

Бүләк җыючыларны малайлар күзәтә
Бүләк җыючыларны малайлар күзәтә

“Мин авыл кызы, кечкенәдән шуны күреп үстем, инде бераз үсә төшкәч, үзем дә катнашып йөрдем. Бик күңелле була иде. Шуңа да шәһәрнең Ленин районында татарлар үз йортлары белән яшәвен исәпкә алып, бу урамнарда бүләк җыю йоласын үтәргә дип коллективка тәкъдим иттем. Минем фикерне хупладылар. Безнең белән күпме бала йөри, алар күреп, киләчәктә бу гадәтне дәвам итәрләр дип ышанам”, диде Рафилә Рәсүлева.

Зөлфия Хәбибуллина
Зөлфия Хәбибуллина

Матур итеп борынгы сөлгеләр белән бизәлгән арбалы ат, аның тирәсендә озындыр колгага сөлгеләр бәйләгән агайлар, гармунда уйнап, җырлап-биеп баручы милли киемнәрдән апа-абыйлар үзләренә игътибарны җәлеп итте. Бу гадәт белән таныш милләттәшләребез. Капканы шакып та өлгермиләр, бүләккә яулык-тастымаллар тотып йөгереп чыгалар. Җитезрәкләре үзешчәннәр белән биеп тә алды. Шуларның берсе - Зөлфия Хәбибуллина, ул шәһәрдә үскән. Әти-әнисенең туган авылларында шундый чараларны күреп белә. Үзе дә бер Сабантуен да калдырмый икән, анда барып, тамаша гына кылып кайтмый, бәйгеләрдә катнаша.

Зөлфия апаның күршесе Люция әбекәй тугызынчы дистәне тутыра. Ул да татар кәлүшле аякларын тыпырдатып алды. Элек бәйрәмнәргә йөргәннәр, хәзер шәһәр читендә оештыралган "Чекирил" спорт комплексына баруы җиңел түгел, шуңа да бүгенге бүләк җыючыларга чын күңеленнән рәхмәтен җиткерде. “Кәефне күтәрдегез, бәйрәм хисе алып килдегез безнең урамнарга, яшьлегемә кайткан кебек булдым”, диде Люция әбекәй.

Ат хуҗасы Җәүдәт Исламгәрәев
Ат хуҗасы Җәүдәт Исламгәрәев

Үзешчәннәргә ияреп малай-шалай, кызчыклар да йөрде. Бүген бу аларга бу кызыклы бер чара булса, киләчәктә гадәти күренешкә әверелер - алар узләре дә шулай урам яңгыратып гармун тартып, җырлап-биеп бәйрәм хисе тудырыр. Ат арбасындагы малайларга ишәрә итеп атның хуҗасы Җәүдәт Исламгәрәев тә “белеп калсыннар, татар халкының шундый матур йолаларын, шуңа да чыктык урамга”, дип куйды.

Җырлар-биюләрдән тыш, урамга чыккан халык милли бизәкләребез белән дә танышты. Ат муенында бик матур борынгы сөлгеләр. Аларны Асия апа Әхмәтова алып килгән. “Авылда яшәүче бер өлкән яшьтәге туганыбыз бирде. Апабыз сөлгеләрне бирнәгә дип үз куллары белән чиккән. Өйдә сандыкта ятмасын, шәһәрдә күп кенә милли чаралар оештырыла, кирәк вакытта куллан дип бирде”, диде Асия ханым.

Колга авырайды
Колга авырайды

Муса Җәлил урамында татар җырларын, гармун тавышын ишетеп урамга башка милләт вәкилләре дә чыкты. Удмурт хатыны Ольга апай. Күршедә татар әбисе, төрекмән гаиләсе, руслар, удмуртлар бик дус яшиләр икән. Ольга апай да үзләренең милли бәйрәмнәре Гербергә дә, татар Сабантуена да ел саен йөри икән. Бәйгеләрдә катнашып алган сувенирлары әле дә саклана. “Шундый чаралар үз милләте кешеләре өчен генә түгел, барыбыз өчен дә бик кызык. Рәхәтләнеп күңел ачабыз, аралашабыз, бер-беребезнең мәдәнияте-сәнгате белән танышабыз”, диде удмурт хатыны.

Бүләк җыючыларны озатып калучылар
Бүләк җыючыларны озатып калучылар

Бер-ике сәгать үтмәде бүләкләр бәйләнгән колганы күтәреп йөрүе сиздерә башлады. Ике көндә дә бик күп яулык-тастымаллар, ситсы кисәкләре җыелды. Авыллардагы кебек чигелгән яшь килен сөлгеләре күренмәде, шулай ук батырга яисә ат чабышында катнашкан бахбайларга дип атап та әйбер бирелмәде. Бу инде мөһим дә түгел. Капка төбендә кулларын маңгайларына куеп әле озак кына бүләк җыючыларны күзәтеп торучы апа-агайларның күңеле булды. Оештыручылар сафындагы Феликс Мансуров әйтүенчә, милләттәшләребезгә шундый бәйрәм хисе тудыра алганнар икән - алар бик шат.

Бүләк җыю
Бүләк җыю

Милли бәйрәмнәр Удмуртиядә инде бу атнада башлана. 4 июньдә Сарапул шәһәрендә, Камбарка, Балезино районнарында үтәчәк. Республикакүләм Сабантуе 18 июньдә Воткинскида, 25 июньдә Ижау шәһәренең читендә Чекирил спорт комплексында шәһәр Сабантуе булачак. Воткински һәм Ижау Сабантуйларын мәчет әһелләре Рамазан ае төгәлләнгәч уздыруны сораса да, республика җитәкчеләре алдан билгеләнгән бәйрәм көннәрен алыштырмады.

XS
SM
MD
LG