Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

"Акыл фабрикасында" XX гасыр татар тарихы тикшерелде


31 май Казан Кирмәнендәге Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда "Акыл фабрикасы" лекториясе оештырылды. "XX гасыр татар тарихы" темасына узган чарада, тамашачыларга "Татарларның килеп чыгышы" видеоролигы да тәкъдим ителде.

Чарада иң беренче булып чыгыш ясаган Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов сүзен татарларның дәүләтчелек тарихы, аңа нигез салучыларны аңлатудан башлады.

Моны бүгенге видеороликтан да күрергә була, яңарак кына басылган "Татарлар тарихы" китабының җиденче томыннан да укырга була, шуңа мин чыгышымны кыска тотармын, дип сүзен дәвам итте галим.

"Татарларның дәүләтчелеге ниндидер бер идеолог тарафыннан уйлап чыгарылган әйбер түгел. Татар халкы элек-электән дәүләтле халык булган. Татарлар Алтын Урда, Болгар дәүләте турында һәрдаим исләрендә тоткан.

Татарларда бары тик халык кайчан милләт булыр икән дигән сорау торган. XIX гасырда капитализм [барлыкка килү] белән бергә татар халкы милләткә әйләнгән.

Территориаль яктан чыгып караганда татар дәүләтчелегенең чикләрен билгеләү авырырак булган. Гомумән алганда, хәзерге Русия территориясендә татарлар һәрвакыт яшәгән, алар анда формалашкан, сәүдә иткән", диде ул.

Галим сүзләренчә, татар дәүләтчелеген булдыру өлкәсендә ТАССРны мөстәкыйль идея дип әйтергә ярамый.

"Әле бит Идел-Урал штаты да бар. ТАССР большевиклар формасы була. Әмма татарлар өчен ул мөһим булмый. Идел-Урал исә большевиклар өчен бик туры килми. Чөнки ул коммунистик хәрәкәт булмый. Идел-Урал штаты территориясе бик зур була. Анда хәзерге Татарстан да, Башкортстан да, Оренбур да керә. Бу зур территория большевиклар өчен куркыныч тудыра. Идел-Урал штаты корылган булса да Мәскәү хакимияте аның яшәвенә мөмкинлек тудырмаган булыр иде мөгаен.

Белгәнегезчә, Садри Максуди, Гаяз Исхаки Идел-Урал штатының башында торалар. Идел-Уралга штатына исә Мирсәет Солтангалиев һәм Мулланур Вахитов белән каршы чыга. Алар социализм идеясенә якын торалар. Аларның Татар-Башкорт республикасын төзү идеясе Садри Максуди идеясенә альтернатива була.

Ләкин Колчак һәм Зәки Вәлиди һәм сәяси вакыйгалар Татар-Башкорт республикасы идеясен тормышка ашырырга ирек бирми. Большевиклар ныгып алгач, алар берничек тә мондый зур республика төзүгә рөхсәт итми.

Шуны да әйтергә кирәк, Ленин да, Сталин да инкыйлабка кадәр федерализмга каршы чыгалар. Алар империя таркалганнан соң гына аны ничек булса да җыю өчен федерализм идеясен хупларга мәҗбүр кала.

Нәтиҗәдә Зәки Вәлидинең башкортларга автономия алу тырышлыклары белән Татар-Башкорт республикасы икегә бүленә", дип Хәкимов чыгышын тәмамлады һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

"Акыл фабрикасы"нда Хәкимов чыгышыннан соң Татарстан фәннәр академиясе, Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм "Татармультфильм" оешмасы бергәләп әзерләгән "Татарларның килеп чыгышы" дип аталган биш минутлык видеоролик күрсәтелде.

Әлеге видеоролик Алтайдагы һун дәүләтеннән алып Идел буендагы Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны, татар халкының формалашу тарихын визуаль рәвештә күзалларга ярдәм итә. Видеоролик өч телдә -татар, урыс һәм инглиз телләрендә төшерелгән.

Татар телендә күрсәтелгән видеороликтан соң сүзне икенче бер галим -Илдар Шәфыйков алды. Аның чыгышы "Йөз ел элек татарлар арасында барган иҗтимагый бәхәсләр" темасына багышланды.

Өченче булып чыгыш ясаган галим Айрат Фәйзрахманов Татарстан республикасының альтернатив проектлары белән таныштырды.

Хәтта йөз ел элек кенә дә татар халкы Татарстан республикасында яшәрмен дип күз алдына да китермәгән була. Хәзерге вакытта күпләребез Галимҗан Шәрәф дигән шәхесне белми дә. Бер караганда аның харитасы нигезендә безнең Татарстан республикасының чикләре барлыкка килә дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.

"Акыл фабрикасы" тамашачылар арасында төркемнәр оештырылып, "Татарстановедение" дип аталган интерактив уен белән тәмамланды.

Видео: Азатлык әлеге чарада катнашучылардан "Татарлар нигә гел тарихта казына? Нигә киләчәк турында сөйләшми?" дигән кыска гына сораштыру уздырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG