Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Астанада ачылган Русия экспорт үзәге Казакъстанга малны кредитка сатачак


Петербурда җитештерелгән киез итек

Петербурда җитештерелгән киез итек

Беренче Русия экспорт үзәге Астанада ачылды. Тормыш дәрәҗәсе Русиядән түбәнрәк булган халыкка тауарлар кредитка сатылачак.

Казакъстан башлаласы Астанада Русия тауарларын кредитка сату үзәге ачылды. Бу - 2015 елда Русия хөкүмәте һәм Внешэкономбанк бергә ачкан Русия экпорт үзәгенең чит илдәге беренче бүлекчәсе булды.

Кырым аннексиясе һәм Донбастагы сугыш нәтиҗәсендә ике ел санкцияләр астында яшәгән Русия үз тауарларын күрше илләргә сату програмын булдырды. Хезмәт хаклары һәм пенсияләр Русиядән дә түбәнрәк булган Казакъстанда тауарларны кредитка сату каралган.

"Казакъстан сатып алучыларын кызыксындыру тәкъдимнәре әзерләдек - ташламалы кредитлар, иминиятләштерү програмнары. Моннан тыш акчага гына бәйле булмаган ярдәм чаралары каралган", дип белдерде Экспорт үзәген ачканда аның җитәкчесе Константин Евстюхин. Русия Казакъстанга машина төзү, техник җиһазлар һәм ягулык-энергетика чималын тәкъдим итә.

"Левада" сораштыру үзәге мәгълүматларына караганда, Русия халкы Казакъстанны "дус ил" дип саный. Моннан тыш дустанә мөнәсәбәтләр өчен иң яхшы илләр дип Беларус һәм Кытай аталган. АКШ, Украина һәм Төркия "Русиянең төп дошманнары" дип билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG