Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Казанда тоткыннарны кыйнауда гаепләнүче төрмә хезмәткәре кулга алынды


Казанда Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендәге тәрбия эше бүлеге башлыгы Назил Гайнатуллин тоткыннарны кыйнауда гаепләнеп кулга алынды.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары белән Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендәге тәрбия эше бүлеге башлыгы Назил Гайнатуллинны кулга алды. Ул тоткыннарга карата куч куллануда гаепләнә.

Гайнатуллинның кулга алынуына YouTube’та Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәте киемендәге кешеләрнең тоткыннарны кыйнавын сурәтләгән видео таралу сәбәп булды. Видео астында тоткыннарны Гайнатуллин кыйнавы язылган.

Вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнүче Гайнатуллинга ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Ул үзенә беледерелгән гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG