Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

Илшат Рәхимбай: "Бу фильм гади генә фильм булмаячак"


Илшат Рәхимбай (с) һәм оператор Айдар Шәрипов

Илшат Рәхимбай (с) һәм оператор Айдар Шәрипов

Татарстанның Мамадыш районындагы илле йортлы гына Арташ авылында бер атна буена чын кино төшерделәр. Авылда мондый хәлләрнең булганы юк иде. Шуның өчен авыл халкы да бу кино төшерүне кызыксынып күзәтте. Кайбер эпизодларда алар да артист булып киттеләр.

Бу фильмның режиссеры һәм сценарий авторы яшь режиссер Илшат Рәхимбай. Аның инде берничә клип төшергәне мәгълүм. Яшь режиссерның иҗат киштәсендә “Гастарбайтер” дип аталган диплом фильмы да бар икән. Илшат Казаннның мәдәният институтын тәмамлаган.

Арташ авылында төшергән фильмның русчасы “Представь” дип атала. Татарчага “Күз алдына китер” дип тәрҗемә итәргә булыр иде, ди режиссер үзе. Бу фильмның эчтәлеге кыскача гына әйткәндә – кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. Ике уллары булган бер катнаш гаиләдә – әтисе урыс, анасы татар – балалары үсеп җиткәннән соң берсе мулла була, икенчесе христиан дин әһеле булып китә. Фильмда шул катлаулы вазгыятькә аңлатма бирергә тырышалар. Арташ авылы – татар авылы. Бу фильмның муллага кагылышлы өлешләрен тулысы белән шушы авылда төшерделәр. Инде эшләре тәмамланганнан соң без аның белән очрашып бу темага кагылышлы берничә сорауга җаваплар да алдык.

– Илшат, фильм татар телендә булачакмы, әллә рус телендәме?

– Татар авылында төшерелгәне татарча, рус авылында төшерелгәне русча булачак.

– Шундый темага фильм төшерү модага иярүме, әллә чынлап та сезнең күңел ихтыяҗымы?

– Дөресен генә әйткәндә, бу фильмны уйлый башлаганнан бирле менә бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән язмышы ниндидер бер могҗиза дип әйтер идем. Образлы итеп әйткәндә, бу фильмда катнашкан кешеләр булсынмы, фильмның төшерелүеме, аның ничек тууы, ничек аның үзәге, сөякләре барлыкка килүе, ничек аңа ит кунуы, нерв җепләре сузылуы - барысы да ничектер төштә булгандай барлыкка килде, мин әле үзем дә аңлап бетерә алмыйм.

– Бер атна буе иртә таңнан кичкә кадәр эшләдегез. Хәтта кайбер кадрларны иртәнге сәгать өчтә иртәнге намаз вакытында безнең биек булмаган тауларыбызда төшергәнсез. Бүген соңгы көнегез булды. Үзегез кәнагатьме?

Илшат Рәхимбай

Илшат Рәхимбай

– Бүген соңгы көн. Мин үземне төштә сымак хис итәм. Ышанып булмый моны башкарып чыга алганыбызга. Мин бу фильм ходай кодрәте, ходай көче белән төшерелде дип әйтер идем. Аның ризалыгы белән төшерелде дип әйтергә була. Күп очракта алай җайлы гына чыгарып булмый мондый проектларны. Инде күптәннән минем күз алдыма килеп барган билгеләр булды. Алар дөрес юлдан алып барды дип әйтергә кирәк. Уңгарак барырга, сулгарак барырга дигәндәй. Кемнеңдер кулы йөртте кебек. Мин бик шат. Шундый эшнең очына чыктык дип әйтергә була. Хәзер безнең Алла бирса, монтаж башланачак.

– Бу авылда бу фильмның төп өлешеме, бер генә бүлеге төшерелдеме? Әллә барысы да биредә төшерелеп, шул фильм булачакмы?

Арташ авылы мәчете

Арташ авылы мәчете

– Ул ике авылда төшерелде. Берсе – урыс авылы. Мулла безнең төп герой булып санала. Шуңа күрә менә бу авылда, татар авылында тасманың төп өлеше төшерелде. Сюжет буенча да, тәэсирләр буенча да биредә тулырак булды. Әммә кайбер авырлыкларга карамастан, Арташ авылында эшләү, бик җиңел, җайлы, уңышлы барды. Без иртән килдек, безнең әле пешерүче килеп җитмәгән иде, без иртәнге аш белән генә идек. Безне ашаттылар да, эчерттеләр дә, торырга урыннар да әзерләп куйганнар. Без шул ук көнне эшли дә башладык.

– Татарстанда мәчетле татар авыллары күп бит, нигә шушы авылны сайладыгыз?

– Без авыл мәчетенең фоторәсемен интернетта күреп ошаткан идек. Һәм ялгышмаганбыз. Арташта зур энергия агымын сиздек. Бу гади генә авыл түгел. Без бу авылга дөрес килгәнбез дигән нәтиҗәне беренче көнне үк чыгардык. Кешеләрнең теләкләре дә көч биргәндер. Без юлдан килүгә үк төшерү эшен башладык. Армый эшләдек дип әйтергә була.

– Авыл кешеләре турында ни әйтерсез?

– Минем мондый ачык авылны әле күргәнем юк иде. Бу мөнәсәбәт әллә инде Русиядә быел Кино елы булгангамы дип тә уйлап куйдым.

– Авыл кешеләре бик белә инде ул сезнең Кино елын..

– Кешеләрнең шулай ачык, дустанә, ярдәмгә әзер булып торулары безне тетрәндерде. Бигрәк тә урыс малайлары шаккаттылар дип әйтер идем. Кайбер кешеләр авылга, менә мондый авылга беренче тапкыр эләкте. Чиста күңел белән ачык йөз белән каршы алдылар. Ашарга да чакырып торулары, рәхмәт өчен, бернинди түләүсез йокларга өйләрен дә биреп торулары, әлбәттә безне шаккаттырды. Беренче чиратта авыл имамы Рифат хәзрәт гаиләсенә, без өйләрендә торган Хәлим абыйлар, Мәфрүзә апалар гаиләсенә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Берсүзсез, бер сораусыз безнең 16 кешедән торган төркемне өйләренә кертеп, озын өстәлләр куеп ашап-эчүләргә, эштән соң ял итәргә уңайлыклар булдырулары, әлбәттә күпләргә гаҗәп тоелды. Рифат хәзрәт берсүзсез мәчетне бирде безгә төшерергә. Күршеләр бик ягымлы булдылар.

Беренче күргән кешеләргә шулай ышану, аларның күңел байлыгын күрсәтә. Кибетне төшергәндә авыл кибетендә төшердек. Сатучы бөтен малын кибетен калдырып чыгып китте! Шаккаткыч түгелмени? Без бит анда өч минут түгел, өч сәгать эшләдек! Бу авылда кече күңелле, зур йөрәкле кешеләр яшиләр икән дигән нәтиҗә ясадым.

– Илшат, бу фильмның киләчәге ничек күрәсез? Фестивальләргә җыенасызмы? Гомумән, алга таба аның язмышы ничек булыр дип уйлыйсыз?

– Мин бу фильмны үземнең эчке теләгемне, эгомны тынычландырыр өчен төшермәдем. Бәлки бу фильм ходайның халыкка минем аша әйтәсе килгән сүзләредер, бәлки. Мин тырыштым, ләкин эштә дә җиңеллек булды.

Сценарийны без 5-6 кеше яздык. Аны тәкъдим итүне дә ясадык, шунда Александр Шулгин белән таныштык. Ул җырчы Валериянең беренче ире, ишеткәнегез бардыр. Ул безнең сценарийне караганнан соң сопродюсер булырга ризалашты. Ул безгә бюджетның кечкенә бер өлешен бирде. Менә шундый кешеләрнең очрап торуы бу фильмның дөньяга чыгуы өметле итеп күрсәткән бер билге, миңа калса. Мин биредә бу фильмны башкарып чыгарырга тиеш дигән бер миссияне тойдым. Бу фильм гади генә фильм булмаячак, төшердем дә бетердем түгел, беренче чиратта кирәкле кешеләргә барып җитәргә тиеш ул. Фестивальләрдә дә эш түгел. Ул кешеләр кабул итәрлек фильм булса, минем өчен шул җиткән.

– Авылга алып килеп биредә тәкъдим итү ясарга теләк бармы? Авыл кешеләренә күрсәтергә кирәктер бит инде? Алар бит әле катнаштылар да сезнең эштә?

– Бу тикле яхшы кабул иткәннән соң, ачык йөздән соң бу фильмны алып кайтмый булдыра алмыйбыз. Ул безнең бурыч.

– Татарстан хөкүмәте, кинематография берлеге фильм төшерер өчен матди ярдәм бирдеме?

– Мәдәният миистрлыгы булышлык күрсәттте. Хатлар язганда, үз исеменнән хатлар язды. Мин алар белән тиз арада икенче фильмны да ясарга телим, Алла бирса, Камал театры турында.

– Бу бит нәфис фильм. Кыска метражлы була дидегез әйе бит?

– Без башта кыска метражлы ясарга уйлаган идек. Аннары Александр Шулгин безгә мондый тәкъдим ясады. “17 минутлык төшерегез кыскача, фильмның идеясен яктыртып. Мин аны дусларыма, инвесторларга күрсәтәм, продюсерларга. Аннан соң яңадан яңа матди ягы да ачылыр. Бу кыска фильмнан зурны төшереп, тулы нәфис фильм, кинотеатрларда күрсәтә торган фильм төшерергә булыр”, диде. Безнең шундый максат та бар әле.

– Бу бит сезнең беренче генә фильм түгел, сез “Гастарбайтер” дигән фильм да төшергән булгансыз дип ишеткән идем. Анысы нәрсә булды аның?

– Ул минем диплом эше иде.

– Нигә соң бу теманы алдыгыз? Дин темасы сезне нәрсәсе белән кызыксындырды?

– Мин диннәр белән кызыксынам. Минем хәләл җефетем бүгенге көндә Коръән тәфсирләре буенча диссертация яза. Аның да йогынтысы булгандыр инде. Һәм мине дөньяда барган, дингә бәйләнеп барган тынычсызлыклар бик каты борчый. Мин үземне сәяси кеше дип санамыйм. Мин сәясәт белән шөгыльләнмим. Ләкин дөньядагы бу каршылык мине битараф калдыра алмый. Үзләре уйлап тапкан ниндидер кагыйдәләр аркасында бер-берсен үтерүләре бер-берсе белән дошманга әйләнү, үзара аралашуларны туктату – минем өчен бик сәер нәрсә. Шул ук вакытта бу тасманы мин дин турында дип әйтмәс идем. Ул мөнәсәбәтләр турында. Кеше бу дөньяга нәрсәгә килгәнен аңлап, ходай аны бу дөньяга нигә яратканлыгын аңлап яшәргә тиеш бит акыл белән. Ул нинди функция өчен килгән кеше дөньяга. Кеше акыл, аң белән яшәсә, бернинди сугышлар да булырга тиеш түгел бит! Бу фильм аша мин кешенең үзаңын күтәреп, кешенең үзе аңларлык сораулар биреп, бәлки кайбер сорауларга җавап та бирә алыр дип уйлыйм.

– Фильм сез куйган сорауларга җавап бирәме, әллә тамашачы үзе табарга тиешме ул нәтиҗәне?

– Әлбәттә, мин режиссер буларак бернинди сорауларга да җавап бирмим. Мин сораулар гына бирәм. Һәр кеше үзе җавап бирергә тиеш. Ләкин бит сорауны да төрлечә аңлап була. Бер кеше бер төрле аңлап начар итеп җавап бирергә мөмкин, икенче кеше яхшы итеп аңлап, яктылыкка омтылырга мөмкин. Тамашачы өчен җавап тоту дөрес булмас иде. Әмма инде минем бу фильмга салган чисталык, бу фильмга салган камиллек һәм нарасыйлык тамашачыларның бик эчтә утырган чиста хисләрен, чиста кылларын уйнатырга тиеш дип саныйм.

– Артистлар турында бер-ике сүз әйтегез инде. Сезнең ике зур роль мулла һәм православ дин башлыгы атакай рольләре бар, аларны кайдан таптыгыз, кемнәр уйный?

Раушан Шәриф

Раушан Шәриф

– Мулланы Раушан Шәриф, православ дин әһелен Марсель Тимофеев уйный. Ләкин бу фильм диннәр турында түгел дип тагы бер әйтәм. Ул бары тик бу фильмның идеясен көчәйтүче фон булып кына тора. Ике кеше – абыйлы-энеле һәм алар арасындагы мәнәсәбәт фильмның нигезе. Ул артистларны табуым да бик кызыклы булды. Монда да аларны ходай җибәргән кешеләр дип уйлыйм

– Сез мистикага бик якын ахры?

– Юк, бернинди мистика да юк. Мин җирдә яшим. Мин җирдән аерылып китә алмыйм. Раушан Шәриф белән без 3-4 ай элек мәдәният университетына очраштык. Ул миңа бик итагатьле, тирән фикерле актер булып тоелды. Шушы фильм сценариен яза башлагач, мин аны исемә төшердем. Ул сценарий ун тапкыр язылгандыр инде. Башта мулла ролендә 20 яшьлек кеше уйнарга тиеш инде, аннан 30 яшь дип уйладык, соңгы вариантта инде 50 яшьлек кеше булырга тиеш дигәч, минем исемә Раушан Шәриф килеп төште. Мин озак уйламадым да, кастинг та үткәрмәдем. Ә инде Марсель абый Тимофеевны бер дустым тәкъдим итте. Ул Илдар Ягъфаров төшергән фильмнарда уйнаган булган. Ул аның өч фильмында уйнаган. Илдар Ягъфаров – бик талантлы режиссер. Бу фильм эшендә ул да безгә булышлык күрсәтте. Аңа да зур рәхмәт әйтәм. Марсель абыйның киносын карадым. Эзләп тормадым башкаларны. Марсель абый попны уйнаса да, ул биш вакытын намазын калдырмый. Ул әтисе ягыннан – керәшен. Ләкин ул мөселманлыкны алган. Үсә торгач, әнисе ягы тарткан, ул ислам динен сайлаган.

Кызык, сезнең фильм сценарие дә шулайрак түгелме соң? Әтисе урыс, әнисе татар булган бер гаиләдә бер уллары мулла булып китә, икенчесе атакай була?

– Әйе, безнең фильмда шундый тәңгәллекләр күп. Мин аны билге буларак кабул итәм. Бу тасманы көз көннәренә әзер булыр дип уйлыйбыз. Без аны Мәскәүдә дә күрсәтергә уйлыйбыз. Дин әһелләрен дә чакырырбыз.

Әлеге фильмны төшерү өчен матди чаралар краудфандинг аша биредә җыела.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG