Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казандагы блогерлар җыены Татарстанны мактату өчен үткәрелә"


3-5 июньдә Казанда үтүче блогерлар җыенының күп вакыты мәдәни чараларга бирелгән.

3-5 июнь көннәрендә Казанда блогерлар җыены ("НеФорум блогеров") үтә. Рәсми белдерүләрдә ВКонтакте, LiveJournal, Одноклассники, Facebook, Instagram, Twitter һәм башка блоглардан иң күп укылучы йөзлеккә кергән Русиядән һәм БДБ илләреннән 150ләп популяр блогер катнаша дип белдерелде. Форум алдыннан "Татмедиа"ның Татарстандагы мәгълүмат чараларына әлеге форумда катнашырга тәкъдим итеп хатлар җибәргәне дә билгеле булды.

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин да блогерлар җыенында катнаша. Казанга сәфәре һәм бу форум бер вакытка туры килгәнгә чарага кереп чыгарга уйлаган ул. Аның сүзләренчә, бу форумга күпчелеге блогерлар түгел, журналистлар килгән.

"Алар арасында дөньяны ничек яхшы якка үзгәртергә мөмкин дип язучылар бөтенләй юк диярлек. Монда күпчелеге үзләренең блогларында фото төшереп куючылар, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне язучылар һәм башкалар. Мин аларны журналларында җиңелчә генә журналистика белән шөгыльләнүчеләр дип тә атар идем", ди Мортазин.

Вконтакте социаль челтәрендәге "Балтач халкы хәбәрләре" төркемен оештыручы Рафаэль Шакиров бу чарада катнашуны кирәк санамаган.

"Бүген халык алдында торган җитди проблемнарны күтәреп чыгучылар бөтенләй юк диярлек, бөтенесе дә куркып калган. Безнең "Балтач халкы хәбәрләре"н генә алганда да, хәзер бөтенләй язмый башладылар. Язучыларның барсын да куркыттылар, өстән басым ясыйлар. Эре шәһәрләрдә хәзер ялган битләр ачып анда үз фикерләрен белдерүчеләр бар, ә районнарда, авылларда хәлләр бик кыен. Әгәр ярамаган берәр фикер язсаң, хакимиятләр эшеңнән дә алып атырга мөмкиннәр. Сәхифәбездә Балтачта юл мәсьәләсен күтәргәч, миңа да басым көчәйде. Ширкәтемне берөзлексез тикшерәләр, машиналар төзәтү урыны ачарга теләгән идем, документлар белән җәфалыйлар", ди Шакиров.

Аның фикеренчә, бүген Русиядә ачык һәм ирекле фикер йөртә торган блогерлар киңлеге (сообщество) юк. Казан чарасын ул блогерларны хакимияткә якынайту максаты белән оештырылырга мөмкин дип әйтә.

Татарстанда җанлы журнал алып баручыларның рейтингы
Татарстанда җанлы журнал алып баручыларның рейтингы

Татарстанда 381 кеше Җанлы журналда теркәлгән. Рейтингта 26сының гына баллары бар. Калганнарда ноль тора. Элегрәк рейтинг төзегән вакытта Җанлы журналга бу авторга язылучылар саны исәпләнсә, хәзер кереп караучылар һәм фикер белдерүчеләр дә исәпкә алына. Бу исемлектә Ирек Мортазин – беренче, аның бүгенгә 5585 баллы бар. Мортазиннан кала башкалар сәяси, социаль проблемнар турында бөтенләй язмый, үзләренең сәфәрләре, кайда булулары, ни белән шөгыльләнүләре һәм башка темаларны ача.

"Күрәсең, минем белән булган хәл дә эзсез түгел. Әнә минем Татарстанымда нинди яхшы, песиләр турында, ирләр һәм хатын-кызлар турында яз, әгәр инде син проблемнарны ача башласаң, төрмәгә утыртып куярга да мөмкиннәр дигәнне күрсәтеп тора бу", ди Мортазин.

Кайбер мәгълүмат чаралары форум вакытында блогерлар һәм хакимиятләр арасында хезмәттәшлек турында да сүз булачак дип язып чыкты. Хөкүмәтнең эш планында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 4 июнь бу форумда катнашучылар белән очрашачак дип тә язылган. Мортазин фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенең бу чарада катнашуы безгә булышыгыз, безне танытырга ярдәм итегез, күрәсезме, без нинди яхшы дип күрсәтү өчен эшләнә.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Бу форумда эшлекле сөйләшүләр бары тик 3 июньдә генә. 4 июнь исә шәһәр буйлап төрле экскурсияләр планлаштырылган. Якшәмбе көнне Лаешка Сабантуйга алып баралар. Ничек инде Лаешта Сабантуй, бу бит саташу? Сабантуй татарның борынгыдан килгән милли бәйрәме, инде күпчелеге урыслар яшәгән районга алып баралар. Элегрәк анда Сабантуй бөтенләй үткәрелмәгән", ди Мортазин.

"НеФорум блогеров"ның Казандагы җыены бишенчесе. Дүртенчесе узган ел Беларус башкаласы Минскида булган иде.

Апрель азагында Freedom House оешмасы 2015 елда дөньяда матбугат ирегенең соңгы 12 елдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшкәнлеген игълан итте. Хисапта исемлектәге 199 ил һәм төбәк арасында Беларус 192 урында тора дип белдерелде.

"Агора" оешмасы 2015 елда Татарстанда интернет контроле нык көчәюне күрсәткән хисабын игълан итте.

Русиядә интернет иреген чикләү кампаниясе соңгы елларда көчәйде. Егермедән артык кеше социаль челтәрләрдәге төрле активлык өчен хөкем ителде яки рәсми рәвештә җәзага тартылды. Селфи өчен эштән куылу, репост өчен штраф салу, лайк өчен тентү очраклары булып тора.

XS
SM
MD
LG