Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Камил Сәмигуллин: "Рамазанда мохтаҗларга, ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын"


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан ае якынлашу уңаеннан, мөселманнарга котлавын җиткерде.

2016 елда рамазан ае, Аллаһ боерса, 5 июньдә кояш баеганнан соң башлана. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга рамазан ае котлавын җиткерә.

"Бу кичтә Татарстан мәчетләрендә 20 рәкәгатьле беренче тәравих намазлары укылачак. 6 июньдә исә таң ату белән мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләбез фарыз иткәннәрне үтәп һәм Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгендә уразага керәләр.

Исламда һәр мөселман өчен фарыз, ягъни үтәргә тиешле булган биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Изге рамазан ае барча мөселманнарга шул тиешле гамәлләрнең берсен үтәргә – ураза тотарга мөмкинлек бирә. Без уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз», – дип, уразаның фарызлыгын белдерде.

Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап уннан алып 700 мәртәбәгә кадәр артыграк.

Пәйгамбәребездән килеп ирешкән көдси хәдистә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Ураза гыйбадәте – Минем ризалыгым өчен. Аның әҗерен Үзем бирермен".

Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде», диелә мөфти котлавында.

XS
SM
MD
LG